Хәзер район эчке эшләр бүлегендә Интернет–портал аша төрле хезмәтләр башкарып була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Майның 5сеннән 20сенә кадәр үләннәр һәм чүп-чар яндыру, ачык һавада, табигать кочагында учак ягу, хәтта мангал белән ризык әзерләү, гомумән, тыела. Таләпләрне бозган очракта зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.
Арча Үзәк китапханәсенең уку залында район Иҗтимагый советы белән район ветераннар советы президиумының уртак киңәшмәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре турында сүз алып барылды. Киңәшмәдә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат та алды — алар өчен хокук белемнәре мәктәбе дәрес уздырды һәм нотариус Рәзинә Низаметдинова чыгыш ясады.
Анда 16 районнан иң көчле егетләр һәм хатын-кызлар катнашты. Бәйгене спортчыларга уңышлар теләп һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде
Анда 11 кеше катнашты. Алар Яңа Кырлайда юлга кузгалып, 24 километр ара үттеләр һәм Арча үзәгендәге һәйкәл янында очраштылар
18 апрельдән 16 майга кадәр язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча айлык бара. Язгы кыр эшләрен бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгарга язсын.
Татарстан Республикасы Авыл хужалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “2015–2017 елларга Татарстан Республикасында башлаучы фермерларга ярдәм” программасында катнашырга теләүчеләрдән 17 майга кадәр документлар һәм гаризалар кабул итә
30 апрельдә район башлыгы Илшат Нуриев террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары һәм хокук саклау, прокуратура, янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчеләре белән 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Арча ягы милли мәдәниятле һәм мул уңыш үстерү буенча дан казанган төбәк. Арча ягы үзенең мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, галимнәре һәм тырыш, эш сөючән халкы белән данлыклы. Юкка гына анда Социалистик Хезмәт Геройлары тумагандыр. Менә алар: Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы, Стелла Габдрахманова. Алар Арча төбәген үстерүгә һәм күтәрүгә бик күп хезмәт куйган шәхесләр. Галимулла Әсәдуллин Носы төп гомуми белем мәктәбендә белем алган.
26 апрельдән 1 майга кадәр Казанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының "Виктория" VII Халыкара бәйге-фестивале булып узды. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Энҗеләр" ансамбле (җитәкчесе Гидиятуллина Тайфа Фуат кызы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Эстрада вокалы" номинациясендә Закиров Данил II дәрәҗә, Закирова Камилә — III дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары Минхаерова Гүзәл Марсель кызы). Галәветдинова Мәдинә — III дәрәҗә дипломант (укытучысы Сабирова Гөлнара Барый кызы).