ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Концертны Арча район башкарма комитетының мәдәният идәрәсе җитәкчесе Рамиль Рафис улы Мохетдинов ачып җибәрде. Ул концерт сезонына нәтиҗәләр ясады. Арча балалар сәнгать мәктәбенең  уңышларын билгеләп үтте.

 Ижади концертта вокаль, бию һәм уен кораллары коллективлар катнашты. Халыкара, төбәкара бәйгеләр, "Созвездие — Йолдызлык — 2016" республика конкурсы лауреатлары, "Энҗеләр" вокаль ансамбле (җитәкчесе Тайфа Гидиятуллина), "Ар-и-Эль (җитәкчесе Эльза Камалова), "Глянец" (җитәкчеләре Зилә Мортазина һәм Венер Хисамиев) бию коллективлары чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.

Конкурста катнашуга гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы,Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә   9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Документлар һәм гаризалар 2016 елның 27 апреленнән 16 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документларның рәвеше турында тулырак мәгълүматны  https://agro.tatar.ru/rus/konkurs-2016-1047377.htm сылтамасы аша кереп алырга була.

Өстәмә мәгълүматны 8(843) 2217685,  8(843) 2217654 телефоннары аша алырга мөмкин.

30 апреля на базе ГАОУ СПО «Арский педагогический колледж им. Г.Тукая»  прошли открытые лично-командные  соревнования по туристскому многоборью среди учащихся образовательных школ Арского района, посвящённые 130-летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая.  На соревнованиях участвовали команды из Лесхозской СОШ, Новокинерской СОШ, Арской СОШ№2, Нижнеметескинской СОШ, Сизинской ООШ, Арского педагогического колледжа. По итогам соревнований определены следующие места:

В первой группе (12-15 лет)

Среди юношей

1 место – Фазылзянов Ильмир – Арская СОШ№2

2 место – Фазулзянов Адель – Нижнеметескинская СОШ

3 место – Набиуллин Рамис – Сизинская ООШ

Среди девушек

1 место – Сибагатуллина Гулюса – Лесхозская СОШ

2 место – Галимулина Гульшат – Лесхозская СОШ

3 место – Рахимзянова Айзиря – Нижнеметескинская  СОШ

В командном зачёте

1 место – Лесхозская СОШ

2 место – Арская СОШ№2

3 место – Нижнеметескинская СОШ

 

Во 2 группе ( 16-17 лет)

Среди юношей

1 место – Камалиев Искандер – Арский педагогический колледж

2 место – Тимергалиев Ильназ – Лесхозская СОШ

3 место – Хабибуллин ильмир – Нижнеметескинская СОШ

Среди девушек

1 место – Камалетдинова Лениза – Лесхозская СОШ

2 место – Хакимзянова Надиля- Арский педагогический колледж

3 место – Мазитова Алиса - Арский педагогический колледж

В командном зачёте

1 место – Арский педагогический колледж

2 место – Лесхозская СОШ

3 место – Нижнеметескинская СОШ

Призёры в личном зачёте были награждены грамотами и медалями. Команды-победители награждены кубками. Начальник дистанции – Набиуллин Ранис Расипович. Главный судья - Минхаиров Фарит Фатхиевич.


30
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 нчы елның 29 апрелендә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”-2016 бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Һәркем зур кызыксыну, дулкынлану белән бәйге башлануын көтә. Бүген биредә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынаша. Ләкин көчлеләрнең дә көчлесе була. Бүген мөхтәрәм жюри татар мөгаллимнәренең хезмәтен бәяләячәк.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген, 28 нче апрель көнне,  5 нче Арча гимназиясендә Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Без- Тукай варислары”  шигырь  бәйрәме бәйгесе  үткәрелде. Районыбызның укучылары    шагыйребезнең  шигырьләрен  сәнгатьле сөйли белү осталыкларын күрсәттеләр.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйрәм турындагы язманы Сәгъди абзыйдан башлау дөрес булыр. Чөнки Яңа Кырлайны Тукайлы иткән кеше бит ул. Аларны бер–берсеннән аеру мөмкин дә түгел.

18 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек максатыннан үткәрелде бу чара. Яшьләр арасында сайлауларга карата пассивлык күрсәтүчеләр булуы җәмәгатьчелектә борчу тудыра.

Бөтен Татарстанны Урта Азия халкы басты, диләр. Аларга чит итеп кырын карарга тырышканнар да бар. Төптәнрәк уйлаганда, тыныч тормышта да үз илләрендә яшәү мөмкинлеге калмаганга, бөтен тормышларын ташлап, гаиләләре, балалары белән ерак җирләргә чыгып китәргә, анда юк акчага тырмаша–тырмаша яңа тормыш корырга мәҗбүр булган безнең кебек үк кешеләр бит алар.

Яңа Кенәр иҗат йортының Ашытбаш мәктәбендә тренер булып эшләүче Сөләйман Галиуллин район шахматчыларын гына түгел, безне дә тынычлыкта калдырмый. Андый тынгысыз кешеләрне хөрмәт итәбез без.

Узган шимбәдә Күпербаш мәдәният йортында спектакль булды. Авылның үзешчән артистлары тамашачылар хөкеменә Гөлсинә Зәкиеваның “Өйләнәм дигәч кенә...” исемле комедиясен тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International