29 апрельдә Арча шәһәрендә төзекләндерү һәм санитар чис- тарту буенча өмә үткәрелә. Халыкны, оешма коллективларын йорт тирәләрен һәм объект территорияләрен тәртипкә китерергә чакырабыз.
30 апрельдә Арча шәһәре стадионында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үткәрелә. Башлана сәгать 10да.
Экология икеайлыгында һәрберебезнең соңгы йорты булган зиратларыбыз да төзекләндерелә, чистартыла.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Онкология” китабы әзерләнде. 88 битлек әлеге китапны Интернет челтәреннән махсус укып чыктым.
25 апрельдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Рәгыйб ага Халитовны туган көне белән котлады. Аңа Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Киңәшмәдә Җиңү парадында хезмәт коллективларының үтү тәртибе каралды. Ул газетабызның бүгенге санында бирелә. Быел да парадта “Үлемсез полк” акциясе кысаларында аерым колонна узачак.
22 апрельдән 25енә кадәр Чувашия Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә 2002–2004 елгы яшүсмерләр арасында таэквон-до буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булды
15 апрельдән 31 октябрьгә кадәр эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән патрульлек итү оештырыла
Традиция буенча, 9 майда шәһәребезнең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк. Сәгать 10да башлана. Программада: бәйрәм парады, митинг, концерт.
Бәйрәм парадында катнашучы коллективларның җыелу урыны – Интернационал һәм Беренче май урамнары тыкрыгы (музей бинасы). 19 сәгатьтә үзәк мәйданда “Арча кичләре”.
Бу дөньяда гаҗәеп кешеләр бар. Ислам Әхмәдиевич Зәкиевне күптән беләм кебек. Ул район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән елларда мин райком инструкторы идем. Эш буенча аралашырга туры килә иде. Әле менә күптән түгел очрашып озаклап сөйләшеп утырдык, сүз уңаеннан ул елларны да искә алдык. Шушы көнне мин бу кеше турында бик аз белүемне аңладым.