ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Бу көннәрдә һәр тарафта Габдулла Тукай исеме яңгырый, кая барма, аның 130 еллыгы уңаеннан чаралар оештырыла. Хәтта балалар бакчаларында да. Без бала чакта да Тукай шигырьләрен укып, ятлап үстек. Хәзер дә шул традиция дәвам итә.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәрдаим төрле конкурслар һәм күргәзмәләр үткәрелә. Чөнки монда балалар рәсем ясарга, төрле материаллардан эшләнмәләр уйлап чыгарырга яраталар.

25 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр, республика буенча “Экология” акциясенә багышланган “Табигать – туган йортым”  исемле рәсемнәр конкурсы узды.

“Парк һәм скверлар” исемле Республика экологик акциясе кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә ташландык материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Хезмәт белгече балаларга төрле үрнәкләр күрсәтте, аларга үзләренә эшләргә, иҗат итәргә мөмкинлек бирде.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

“Татарстан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрданов белән басуларны әйләндек.

Арчага сайлаучылар белән очрашуга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кайтты. Ул Арчаның үзәк китапханәсендә, 5нче гимназиядә, Наласа, Утар Атыда сайлаучылар белән очрашты һәм сорауларга җавап бирде.

Гадәттә моңарчы Тукайга багышланган чаралар Яңа Кырлайда үткәрелә иде. Быел шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка да игътибар зур булды.

Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хужалыгы техникасы (монда сүз тракторлар, тагылмалы арбалар турында бара) техник күзәтү үтәргә тиеш. Язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр инде. Әмма һәр техника аңа әзерме? Бу юнәлештә безнең районда эш ничек тора?

Безнең илдә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк, аларның һәркайсында сугыштан кайткан яки Ватан өчен һәлак булган солдатлар бар. Туганнары аларның истәлеген бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклыйлар.

Арча районының “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте (җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, хезмәтне саклау буенча белгеч Исламгали Минһаҗев) бәйгедә икенче урынны яулады, диплом һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Казанбаштан Әлфия Исхак кызы Ибәтуллина, Ашытбаштан Бибикаюма Фәйзрахман кызы Мортазина, Иске Ашыттан Ләлә Садыйр кызы Абдуллина, Иске Иябаштан Хәлимә Вәли кызы Хәйруллина, Арчадан Дания Әсхәтдиновага Арчадан яңа фатир биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International