ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Без барыбыз да беләбез,  мультфильм балалар өчен үзенчәлекле күңел ачу чарасы.  Мультфильмнар   балаларда фантазияләү, уйлау, фикерләү һәм сүзлек запасын арттыра.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

18 апрельдә Ашытбаш авыл мәдәният йортында  “Дуслык дәресе” узды. Дәрес барышында дуслык турында  презентация карадылар. Изге гамәлләрне күбрәк кылу мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

18 апрельдә – Иске Кишет авыл клубында, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере урнаштыру максатыннан, балалар белән "Дуслык күпере" дигән чара уздырылды.

   Билгеле булганча, Татарстанда «"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #МэрхэмэтлеТатарстан»  атналыгы бара. Шушы атналык кысаларында 18 апрельдә Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә Шурабаш авыл мәдәният йорты һәм Шура авыл клубы белән берлектә  8-9 сыйныфлар  арасында ГТО нормалаларын тапшыру көне уздырылды. Укучылар ГТО нормаларын тапшыруны бик теләп башкардылар. Барсы да  ГТО нормативларын төгәл үтәделәр.

17 апрельдә -  "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яңасала авыл   мәдәният йорты китапханә белән берлектә  “Без сәламәт, кушылыгыз!” – дигән чара уздырды.

Республика акциясе кысасында  «Спорт һәм Татарстан» Арчаның  “Өмет чаткысы” балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү узәгендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата –аналары, үзәктә эшләүче хезмәткәрлә катнашында саф һавада  физик күнегүләр белән гимнастика узды.  Дәртле музыка астынды гимнастик күнегүләр комплекслы башкардылар.
    Аяк кулларны хәрәкәтләндереп, дәрес сулыш алып атлап йөрү,  аяк- кул мускулларга, җилкәгә күнегүләрур, уңга-сулга бөгелүләр, урында йогерү, сикерү.
Үзәктә эшләүче белгечләр әйтүенчә мондый  физик кунегүләр ясау сәламәтлек өчен бик файдалы.  Бер төр эшчәнлекне икенче төрлегә алыштыру баш миен ял иттерә, эш сыйфатын арттыра.

16 апрель көнне Лесхоз мәктәбе базасында Арча муниципаль районы белем бирү йортлары укучылары арасында  шэхси –команда беренчелегенә ачык туризм ярышлары булып узды. Ярышта Балтач районы командасы да катнашты. Әлеге  ярышл бөек татар язучысы Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелде. Ярышларның төп иганәчесе Арча Урман хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә:

420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,  Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә.

Документлар һәм гаризалар 2016 елның 19 апреленнән 10 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат түбәндәге электрон адрес буенча урнаштырылды:

http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-semeynih-zhivotnovodcheskih-ferm-s.htm.

16 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә  хореография сәнгате буенча “ Биегез Тукай оныклары” исемле конкурс-фестиваль узды. Конкурсның шарты булып хореография коллективларының Габдулла Тукай әсәреннән берәр күренештән хореографик өзек күрсәтү.

18 апрель  көнне Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Язгы яхшылык атнасы” кысаларында “Нәрсә ул дуслык” исемле дәрес үткәрелде. Анда балалар “дуслык”, “яхшылык” төшенчәләрен ничек аңлаулары турында, “дуслык” турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International