Хөрмәтле Арча районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән мәшгульлек дәүләт хезмәтенең 25 еллыгы белән котлыйм, нәтиҗәле эшчәнлегегез, Арча шәһәре һәм районы хезмәт базарын тудыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм.
Чирек гасырдан бирле сезнең хезмәткәрләр бөтен көчләрен, энергияләрен, һөнәри осталыкларын катлаулы һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерә – гражданнарны эш, ә эш бирүчеләрне тиешле кадрлар белән тәэмин итә. Һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез белән сез көн дә тормышлары авыр хәлдә калган кешеләргә мөһим ярдәм күрсәтәсез, аларда иртәгәге көнгә өмет уятасыз. Киләчәктә дә алда торган бурычларыгызны шулай һөнәри осталык белән башкарырсыз дип ышанам.
Сезгә бетмәс–төкәнмәс көч, иҗади эзләнүләр һәм авыр, әмма намуслы хезмәтегездә уңышлар телим! Сәламәтлек һәм гаилә бәхете сезгә!
И.Г. Нуриев муниципаль район башлыгы
Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
20 апрельдә Арча шәһәрендә төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрелә. Халыкны, оешма коллективларын йорт тирәләрен һәм объект территорияләрен тәртипкә китерүләрен сорыйбыз.
26 мартта Йошкар–Ола шәһәрендә узган “Чулпан” балалар үзешчән сәнгатенең V төбәкара фестивалендә укучыларының уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан һәм милли мәдәният, халык традицияләрен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Тайфә Гыйдиятуллина, Альберт Гайнетдинов һәм Нәзир Фәхретдинов Мари Иле республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
2016 елның февралендә Арча районара тикшерү бүлеге 56 яшьлек Казан шәһәре кешесен юл–патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә маташуда гаепләү эшен тикшереп судка җибәрде.
“Татпотребсоюз” идарәсе халыкны яшелчә үстерүгә киңрәк тарту максатында бушка орлыклар белән тәэмин итә. Безнең районга быел 2 тонна утырту суганы, 8 килограмм кишер, 20 килограмм чөгендер орлыклары кайтарылды
19 апрельдән 10 майга кадәр документлар кабул ителә. Белешмәләр өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.
Яз җитүгә янгыннар ешая. Шушы уңайдан киңәшмәдә районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде.
Авыл җирлекләре башлыкларына урыннарда халыкка аңлату эшләре алып бару, аеруча социаль яктан имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттыру таләбе куелды.
Арча шәһәрендәге предприятие, оешмалар үз территорияләрен тәртипкә китерде. Уку йортлары бик актив эшләде. Педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, азык комбинаты, газ куллану хезмәте оешмасы һ. б. коллективлар тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
16 апрельдә Йошкар-Олада бию ижатының "Шома бас" I Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды. Конкурста Саба районы, Волжск, Мари Иле Республикасы бию коллективлары көч сынашты