ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
24 апрельдә Арча район Советы утырышлар залында район Советының 48 чираттагы утырышы була. Сәгать 9да башлана.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район Советы бинасында (Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт) 28 апрельдә сәгать 9дан 11гә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
25 апрельдә Арчаның 5нче гимназиясендә “Арча КСМы” призына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшүсмерләр җыелма командалары арасында баскетбол ярышы була. Сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында бадминтон һәм йөзү буенча шәхси–команда беренчелеге була. 25 апрельдә сәгать 9да башлана.
Финанс пирамидаларының кешеләрне алдап бер тиенсез калдырган чорны хәтерлисезме? Кызганычка каршы, бу күңелсез вакыйгалар 90нчы елларда гына калмаган икән
“ЛИЗИНГ—ГРАНТ” программасында катнашу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.
Иске Чүриле чиркәве тарихы еракларга барып тоташа. Аның белән бәйле риваятьләр дә бар. Ә менә подвалында тау булып өелгән кеше сөякләре каян килгән?
“Мәгариф” өстенлекле милли проектының “Иң яхшы укытучыларны бүләкләү” юнәлеше буенча район мәгариф идарәсендә җәмәгать тыңлаулары узды
24 апрельдь 19 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында тәүге тапкыр Китап уку төне уздырылачак

17
апрель, 2015 ел
җомга
Казанда “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәт форумы булды. Анда безнең районнан үзәк китапханә китапханәчесе, яшьләр парламенты рәисе Юлия Ибраһимова һәм Арча педагогика көллияте студенты, ирекле “Волонтер” үзәге активисты Зөһрә Ситдыйкова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International