ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Иртә килә, соң килә дип юрап маташучыларга җавап итеп, яз нәкъ үз вакытында килде. Апрель туар — яз туар дип, әйтә торган булган борынгылар. Апрель туганда (14 апрель — искечә апрель башы) ярлар да тулды, бозлар да китте.
Бу яз тагын 8 гаиләгә шатлык алып килде. Шушы көннәрдә алар яңа фатирларда өй туе үткәрәчәк.
Арчаның китап сөючеләре шушы көннәрдә тере язучы – татар хатын-кызлары арасында тәүге роман язучы буларак танылган, күп кенә повесть-роман, хикәяләр авторы Мәдинә Маликова белән очрашты.
Өлкәннәр байлыкка да омтылмый, бүләк тә, дими. Алар өчен иң мөһиме – аралашу. Килеп хәлләрен белсәләр, сөйләшеп утырсалар, шуннан тәм һәм ямь табалар. Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтүче ак яулыклы ак әби Сәгыйдә Хәнәфиева да олы юбилее белән котларга килгән район җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиевны шатланып каршы алды, бүләкләргә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатына сабыйларча сөенде, рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде. Махсус үзе язган шигырен дә укыды.
Телетапшыруларда чит ил гаиләләрендә тәрбияләнгән яшьләрнең Россиядә үз әти-әниләре белән очрашуын еш күрсәтәләр.
5 майга кадәр “Арча хәбәрләре” газетасы arskmedia.com сайтында сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының оныклары, ветераннар яки аларның кадерле ядкарьләре (орден–медальләре, истә- лекле фотолары, бүләк-ләү кәгазьләре һ.б.) белән төшкән фотоларга һәм фотога бәйле язмаларга конкурс игълан итә.
17 апрельдә сәгать 9да “Казан арты” тарих–этнография музеенда “Моңлы сазым” әдәби–музыкаль кичә узачак
Иске Чүриле авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев халыкны кабул итте. Район җитәкчесенә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр
Арча педагогика көллияте физик тәрбия җитәкчесе Бари Бакиров хәбәр иткәнчә, көллияттә уку төркемнәре арасында волейбол ярышлары була
2015 елның беренче кварталы өчен 1 апрельдән Бердәм формадагы хисапларны кабул итү бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International