ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1 апрельдән районда санитария–экология икеайлыгы башланды. 4 апрельдә, шимбә көнне, безнең районда хезмәт коллективлары, уку йортлары, мәктәпләр өмәгә чыкты. Үз территорияләрендә карны тараттылар, юл буйларындагы чүпләрне җыйдылар, чистарттылар, себерделәр, кыскасы, җәйгә таба чистарына башладык
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның корреспондент пункты ачылды.
9 апрельдә сәгать 10да “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе гражданнарны кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә), 14 сәгатьтә Яңа Кенәр авылы, Совет урамы, 10 йорт (Яңа Кенәр авыл җирлеге бинасында) “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08 (Арча), 91–2–68 (Яңа Кенәр).
Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3нче йортта 9 апрельдә сәгать 10да Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 8(84366) 3–02–63, 89272493555.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы таләбе буенча социаль яклау бүлеге фойесында (Банк урамы, 6в) Татарстанда социаль хезмәтләр, аларны күрсәтү сроклары, тәртибе һәм тарифлары турында Интернет аша бушка мәгълүмат алу өчен компьютер урнаштырылды (бүлек хезмәткәрләренә мөрәҗәгатъ итәргә мөмкин).
2015 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый.
Хөрмәтле газета укучылар! Безгә шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре буенча еш шалтыраталар. Сүз, гадәттә, бәяләрнең түбән булуы турында бара.
“Соры” хезмәт хакы кешегә файдага түгел. Эш бирүче үзенә ялланып эшләүчене хезмәт килешүе төземичә генә файдалану күренеше киң таралды. Мондый юл белән җитәкче үз хезмәткәрләрен киләчәктә пенсиясез калдырачак.
Газетабызга почта бүлекчәләрендә генә түгел, ә Интернетта ТР дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша да язылырга мөмкин
Республикакүләм “IT-Чемпион” бәйгесе 18 марттан 30 ноябрьгә кадәр барачак һәм ике этапта узачак: беренчесе – 31 июльгә, икенчесе – 30 ноябрьгә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International