ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Арча “ЗУЭС”ы коллективы Кошлар көненә бүләк әзерләде: 80 сыерчык оясы ясап, урмандагы агачларга элделәр
Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. “Чиртеп уйный торган кыллы уен кораллары” номинациясендә Илдус Гайнетдинов беренче дәрәҗә лауреат, Азат Әхмәтҗанов икенче дәрәҗә дипломант булды
Арча сәнгать мәктәбе бу көнне гөр килеп торды. Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган “Арча ягы — данлы Тукай ягы” дигән X Республика балалар иҗаты бәйгесенә Татарстанның 19 районыннан килгән музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 300дән артык талантлы укучы, бар осталыкларын эшкә җигеп, бөек Тукай җирендә көч сынашты.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
«Казан арты» тарих-этногрфия музее хезмәткәрләре Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары, укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырды. Конференциянең төп өлеше 10 апрельдә Арчада булачак.

3
апрель, 2015 ел
җомга
Республикада, шул исәптән безнең районда да, эшмәкәрлекне үстерү төп бурычларның берсе булып тора
Безнең районда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең иң беренчесе Көтек авылында яшәүче Дамир Шакирҗанов булды
Айванда сугыш һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале тапшыру тантанасын Арчаның 7нче мәктәбе актлар залында чәй өстәле артында оештырдылар.
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илмир Хәбибуллин “Мәгариф” журналының Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган “Яшь кулибинчылар” ның 46 укучы катнашкан бәйгесендә беренче урынны яулады.
Кәче авылында яшәүче Марзия Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котларга укытучылар да килгән иде.
Район социль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Югары Мәтәскәдә яшәүче 90 яше тулган Мәхмүзә Лотфуллинага Президент Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International