ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга
Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый Шәриповлар үзләрен иң бәхетле кешеләр дип саный. Моңа аларның тулы хаклары бар. Тәлгать абыйга бүген 92 яшь тулды, Гөлзәйнәп апага киләсе елда туксан яшь тулачак. Шул елларның 67сен алар бергә уздырган, дүрт балалары, 13 онык һәм оныкчыклары — бүгенге көндә иң зур куанычлары.
Яңа Кишет китапханәчесе Надия Йосыпова “Башваткыч”та машина откан, дигән хәбәр районга көне–сәгате белән таралды. Мин ул тапшыруны карадым. Надия, һәрвакыттагыча, тыйнак кына елмая... Бу елмаюда бар да бар: эчкерсезлек, самимилек, йомшаклык һәм шул ук вакытта тәвәккәллек, төгәллек, үҗәтлек һәм кыюлык та. Ә бит башта шүрләп калган булган: Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре китапханәчеләре белән ярышулары, ай-һай...
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге Федераль Закон нигезендә 2013–2014 елларга күп фатирлы йортларда электр энергиясен саклау, аз сарыф итү максатыннан махсус программа эшләгән иде. Шул программа кысаларында районда билгеле бер күләмдә эш алып барыла.
Арча муниципаль район башлыгы карары белән Ф.М.Абдуллин 2014 елның 1 августыннан район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде
15 августта “Ватан” агрофирмасы” ширкәте базасында республика нәсел хуҗалыкларының җиде айлык эш йомгакларына багышланган киңәшмә булды
Балаларның юл–транспорт җәрәхәтләнүен булдырмау, балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөрү кагыйдәләре буенча күнекмәләрен яңарту максатларында 2014 елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр “Игътибар — балалар!” дигән профилактик чара үткәрелә.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсендә иминиятләү взносларын түләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Арчада яшәүче Гүзәл һәм Рөстәм Фәйзрахмановлар гаиләсе 27 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым белән очрашуга барачак.
Дистә еллар элек Шушмабашта бер гаилә яшәде. Биш бертуган кыз һәм әниләре икешәр сәгатьлек концерт куярга сәләтле иде. Аларның концертын авыл тамашачыларыннан тыш, арчалыларга да бер генә карау насыйп булмады. Иде дип әйтүем үткән заманга ишарәләвем. Алар бүген дә исән–сау, шөкер, бар куәтләренә иҗат итә.
“Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “Йөрәктән–йөрәккә” район хәйрия фонды вәкилләре кунак булды. Үзәк тарафыннан районыбызның мәрхәмәтле кешеләре — “Арча КСМ”ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка, шәхси эшмәкәр Лилия Гарәфиевага, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Альберт Җамалиевка рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International