Шуларның берсе Арчадан Рәшит Гарипов. Чиканаста туып-үскән. 64 яшендә. Әнисенең хәбәрсез югалган әтисе турында мәгълүмат беләсе килә.
– Әтинең әтисе Суслонгерда булган, шуннан кайтып вафат булды. Ә менә әнинең әтисе турында бернинди хәбәр юк. Хәйруллин Шәмси исемле ул. Шәмсемөхәммәт булуы да бар. Өтнә авылыннан. Саратовка чыгып киткән. 1941 елда ук. Кайсы частька эләккәне билгеле түгел. Әни вафат инде. Аның сеңлесе Йошкар-Олада яши. Гомер буе әтисен эзләде. Хатларын да алып китте. Тик хәзер үзенең дә хәтере юк инде. Хатларны кая куйганын да белми. Кемдер кайтып әйткән. Үзебезнең районнан. “Үлгәнен күрдем. Бергә идек”, – дигән. Моны ишетеп барысы да елаша башлаганнар. Ул кеше Яңасаланыкымы, Наласаныкымы – төгәл хәтерләмиләр. Шундый хәбәр килеп ирешсә дә, барыбер гомер буе көттеләр. Үзем исән чагында эзләүне дәвам итәсем килә. Кая күмелгәнен булса да беләсе иде, – диде ул.
Ишекне ачып керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбиебезгә сокланып карап утырдык.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Разия әби Шурабаш авылында туган. Аңа тормыш авырлыкларын яшьтән татырга туры килә.
“Саимә белән без авылларга спектакльләр куеп йөргәндә сөйләшеп киттек. Мин уйныйм, ул суфлер. Мин армиядән кайткан егет, ул Төрнәле мәктәбендә укытучы. Уртак тел тиз таптык, 5 ел очрашып йөрдек”, – ди Илдус абый. “Әти миңа шәһәр тормышы теләде. Хәзер авылда да яшәү шәһәрдәгенекеннән ким түгел”, – дип куйды әлеге вакыйганы көлә-көлә искә төшереп Саимә апа. – 44 ел матур гына гомер итәбез. Өч ул – Илүс, Ирек, Илмаз – үстердек. Оныкларыбыз бар. Хәзер шулар өчен сөенеп туя алмыйбыз”.
– Алмаз Габдуллаҗанович безнең күңелләрдә искиткеч тырыш, инициативалы, яхшы күңелле кеше буларак саклана. Ул бик күп яңа проектларның башында торды. Алар безнең хезмәттә әле дә киң кулланыла, бу тәҗрибәне хәтта башка төбәкләрдән дә килеп өйрәнәләр, – диде Росреестрның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама чыгышын демографик мәсьәләләрдән башлады. Шуларның берсе һәм күпләрне кызыксындыра торганы – Россиядә аз керемле гаиләләрдәге балаларга 7 яшь тулганчы пособие түләргә кирәк, дигән тәкъдиме.
Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле. “Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм”, – диде В.Путин.
Эш бирүчеләр булгач, эш урыннары да җитәрлек. Аннан сайлау мөмкинлеге бар, кайда әйбәтрәк түлиләр, шуңа баралар. Инвесторлар ярдәме белән 320 ветеранга бүләкләр әзерләнгән.
Пай җиренең бер гектарына бер мең сум түләүче дә бар. Кимрәк түләүчеләрдән зарланып та алдылар.
Блокнотлар калын әле, сәхифәләрне дәвам итәрмен. Тик бер үтенечем бар: әлеге хатирәләр кемнедер рәнҗетер өчен язылмый. Нәрсә беләндер канәгать булмасагыз, төгәлсезлек бар, дип уйласагыз, үземә, редакциягә хәбәргә чыгыгыз. Без гафу үтенергә дә, төгәллекләр кертергә дә әзер. Үзегезнең истәлекләрне дә көтеп калабыз.
Бактың исә, андый урам бар икән бит. Безгә бу турыда “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов хәбәр итте. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовна бу турыдагы карарның күчермәсен дә җибәрде. Зур Бирәзә авылындагы күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләрдә яңа төзеләчәк урамнарга Владимир Кувин, Ринат Фазлыйәхмәтов исемнәре дә бирелгән.
Элегрәк тә керә иде шуңа охшаш төшләр. Берсендә мине алырга ике милиционер килгән, имеш. Редакция ишеге төбендә тукталды болар: “Ильяс абыйга тиеп булмый, безнең аның белән засадаларда торган бар, ул ышанычлы кеше”, – дип китеп бардылар...
Хокук сагында торучыларның өндә дә, төштә дә минем тирәдә йөрүләре юкка түгел. Алар минем “почти” коллегалар да әле. Мин узган гасырның сиксәненче елларында район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлегенең штаттан тыш хезмәткәре идем. Корал бирмәсәләр дә, таныклыгы бар иде. Засадаларда да торырга, бүре капкыннары белән караклар аулап йөрергә дә туры килде.