ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Питрәч районында туып–үсә Галия апа. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән кызга барысы да эләгә: урманын да кисә, симәнә ашлыгына Балык Бистәсенә кадәр барган чаклары була. Сугыштан соң ул туган авылында фермада эшли. 1953 елда Кәчегә килен булып төшә ул – фронт юлларын узган Нурислам атлы егет белән яңа тормыш башлыйлар.

Минсөгъдә Сабированы юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, вакытлыча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина белән күрештерде.

12 апрельдә Арчада яшәүче Солтания Хәмитова да 90 яшьлегенә аяк басты. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм вакытлыча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина килде. 

Арча шәһәре белән янәшә “Арчабаш” дип аталган бистә төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге кунагыбыз – “Арчабаш” ширкәте директоры Миннекәев Алмаз Габдуллаҗан улы. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель конне Арча Укучылар сарае узендэ яшь космос белгечлэре кабул итте. Техник модельлэштеру тугэрэге житэкчелэре Исмагилов Надир Дамирович һэм Кондратьев Марат Викторович балалар белэн космос һэм беренче космонавтлар  турында әңгәмә уздырдылар, презентация белэн таныштырдылар.

9 апрельдә Казанда Татарстанның балалар музыка һәм балалар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында музыкаль әдәбият буенча "Музыкаль Мозаика" Ачык Республика олимпиадасы  булып узды.

Бүген Арча 3 нче номерлы мәктәбендә “Педагог на все времена” проекты старт алды. Иң беренчеләрдән булып ветеран укытучы, математика фәне укытучысы Закирова Сәрия Мансуровна 6 а сыйныф укучылары белән  математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмгыяте очрашуы булды. Быел ул “Арча ут күршеләрне җыя” дигән исем астында үтте.

Үткән җомгада район янгын күзәтчелеге инспекторы Антон Сотов белән кеше күп йөри торган сәүдә объектларын карап чыктык. Соңыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белән соңгы вакытта сәүдә биналарында килеп чыккан янгыннар турында сөйләштек.

Районда торак пунктларны, предприятие, оешма, шәһәр яны урманнары, урман полосалары, автомобиль һәм тимер юллар, кечкенә елгалар, чишмәләр, су саклау зоналары территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International