ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

15 нче апрель көнне Кукмараның “Зилант” спорт мәктәбендә 2003-2004 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында Кукмара районы беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Ярышларда Кукмара районы мәктәпләре командалары, Теләче һәм Арча районының “Арча” спорт мәктәбе командалары катнашты.

15 апрельдә “Северный” ширкәте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

14 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара конкурслар лауреатлары И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары концерты булды.


14
апрель, 2017 ел
җомга

14 апрельдә район Советының законнарны үтәү, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” Арча халык театры Илгиз Зәйнинең “Бабайлар чуагы” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Китмә, сандугач” спектаклен (режиссерлары Рафис Сәлахетдинов һәм Харис Сафин) сәхнәгә куйды.

Арчаның 10нчы бакчасында (җитәкчесе Миләүшә Гарифуллина) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар арасында “Уен – җитди эш” дигән ярыш булды.

12 апрельдә язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үткәрү буенча район штабының утырышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Госсорткомиссия” федераль учреждениесе филиалы җитәкчесе Виталий Новичков катнашты.

Язучы, галим Нәкый Исәнбәттән: “Татар халкы гасырлар буе милләтен ничек саклап кала алган?” – дип сорагач, ул: “Татарны ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды”, – дигән.

12 апрельдә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

Шушы көннәрдә Арчада “Тормыш – бәһасез бүләк” дигән акция үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International