ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Район җитәкчесе Илшат Нуриев инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кечкенә авылларда да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр торгызылды.
Баулыда базарда бәрәңге сатарга чыккан 82 яшьлек бер пенсионерның ике арада килеп чыккан низагтан контролер чиләкләрен тибеп очырган. Карт, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, икенче көнне вафат булган. Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйнулла абый туганнарының кайгысын уртаклашты һәм гаеплеләр җәзаны алырга тиеш, диде. Арчада сөт, эремчек һәм башка үз әйберләрен сатучыларның хәлләрен белештек.
17 июньдә Арча шәһәренең Шәрык бистәсендәге мәчет манарасына ай кую тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев катнашты.
Быел Казанбаш авылы җыены авылдашларын гына түгел, район халкын җыйды сыман. Көн кояшлы, кеше күп, балалар өчен күңел ачу чаралары бихисап.
Бу көннәрдә әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Үзебезнең бакчада да шул хәл. Начар бүлбеләр утыртмаган идек, югыйсә. Дым да, җылылык та җитәрлек бит инде быел. Тишелмәгән урынны казып карасаң, шаккатырлык — бәрәңгеләр ничек салган, шулай ята, кайберсендә борчак кадәр генә яралгы барлыкка килгән, икенчесе җепсыман нечкә тамыр җибәргән.
18 июньгә район хуҗалыкларында 8689 тонна печән әзерләнде. Аны 24090 тонна әзерләргә кирәк.
20777 тонна (план 123731 тонна) сенаж салынды. “Ак барс” агро- комплексы” ширкәте — 3650, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләре 2700–2550 тонна сенаж салдылар.
Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмау, хезмәт хакын рәсми түләмәү фактлары турында май аеннан “Халык контроле” электрон дәүләт системасына хәбәр итү мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен “соры хезмәт базары” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әңгәмәдәшебез – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
Аларны 10 июнь көнне җирләделәр. Ана белән кыз берьюлы салкын җир кочагына кереп ятты. Гаиләләре, туганнары өчен коточкыч авыр хәл.
Районыбызда милли бәйрәмебез — Сабантуйлар матур гына үтеп китте. Әмма камиллекнең чиге юк, киләчәктә аларны тагын да матуррак, эчтәлеклерәк итү өчен ниләр эшләргә кирәк? Сезгә Сабантуйларда нәрсә ошый яки ошамый?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International