ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Беркөн кичке аш вакытында телефон шалтырады. Барып трубканы алдым. Бер егет мышык–мышык еларга тотынды. “Кем бу?” — дим. “Әни, әни, коткар, мине полиция тоткарлады. Акча сорыйлар. Тизрәк сал. Әйдә, телефон номерын язып ал”, — ди бу һаман да елак тавыш белән.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Атна саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә торган киңәшмәләрдә сүз, гадәттә, башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында бара. Ә менә 17 гыйнварда ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның “Йөрәк–кан тамырлары авыруларын китереп чыгаручы төп сәбәпләр” дигән лекциясе гадәттән тыш хәл кебек яңгырады. Һәм бу очраклы хәл түгел.
Үткән җомгада Яңа Кенәр мәктәбендә 2000–2001 елларда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында татарча көрәш буенча район җитәкчесе призына ярышлар булды.
1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Зәкия Мамашева турында кызыксынуым мине Орнашбашта гомер итүче улы, авылның хөрмәтле кешесе, Орнашбаш мәчете имамы Мөнир Касыймов белән очраштырган иде.
Язучы, мөгаллим Дамир Галимовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих–этнография музеенда искә алу кичәсе булды. Анда туганнары, сабакташлары, якын дуслары, шәкертләре һәм аны күреп белмәсәләр дә, башкарган гамәлләре, шигырьләре, мәкаләләре, китаплары аша иҗатына гашыйк әдәбият сөючеләр, мөгаллимнәр, райондашлар җыелды.
Районыбызның яңа җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән үткәрелгән әңгәмә кызыклы һәм файдалы булды.
17 гыйнварда авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Арча халкының күпсанлы сораулары буенча район җитәкчесе Илшат Нуриев быел республиканың сәламәтлек саклау обьектларын ныклап төзекләндерү программасына безнең үзәк хастаханәне дә кертүгә иреште
Район сәнгать мәктәбендә Раштуа чыршысын үткәрүгә матди яктан булышкан коллективларга Василиск атакай зур рәхмәтен җиткерә

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бик кызык кешеләр без. Булган әйберне юк итәбез дә, күпмедер вакыт үткәч, эх, ялгышканбыз дип, башны кашыйбыз. Моңа мисаллар адым саен. Берзаман суканы уйлап табучыны кешелек тарихында булган сугышлар китергән зыяннан зуррак зыян салучы дип игълан иттеләр. Сукалар күп хуҗалыкларда металл ватыклары итеп озатылды. Бүген үкенәләр инде, чөнки сукаланмаган басуларны чүп басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International