ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2013 ел
җомга
Бүген барлык юллар иген басуларына илтә. Икмәк булса, җыр да була дигәндәй, республикабыз язучылары, шагыйрьләр, журналистлар 25 июльдә районыбызга килде.
Бу матур традиция Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллиннардан башланып, хәзер дә дәвам итә. Иҗат әһелләре кунакчыл Арча җиреннән иҗатлары өчен илһам алып, көч–куәт туплап китә.
Арча педагогика көллияте яңа уку елын тулысынча диярлек үзгәреп каршы алачак. Биредә кызу “урак өсте”, ныклап төзекләндерү бара. Анда бүген 90га якын кеше эшли.
Җәйге каникулда балалар лагерьларда ял итә, әти–әнигә, әби–бабайга булыша, теләге булганнар ял вакытларында акча эшләү юлын да таба.
Нигездә, балалар каникул чорында мәктәп яны участокларында, бакчада эшли, мәктәпне төзекләндерүдә катнаша. Шулай ук районда һәр елны мәктәп яны хезмәт лагерьлары да эшли.
“Игенче” ширкәтенең сыйфат комиссиясе рәисе Рәшит Шәйхетдиновны көзге бодай басуында очраттык.

24
июль, 2013 ел
чәршәмбе
19 июльдә оешма, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә ярты еллык эшкә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, безнең күрсәткечләр табигать шартларына турыдан–туры бәйле.
Арчада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының чираттагы киңәшмәсе булды. Утырышны министр урынбасары Азат Габделәхәтов алып барды.
Гамәлдәге җинаять законнары белән наркотик чаралар, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше һәм наркотик матдәләре булган үсемлекләрне куллану өлкәсендә ясалган җинаятьләр өчен җәзалар кырысланды.
Килеп туктауга, күз явын алырлык аллы–гөлле чәчәкләр патшалыгы каршы алды безне. Нинди генә төре, төсе юк!
18 июльдә авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә Шушмабаш авыл җирлегенә караган Носы һәм Ишнарат авылларында булдылар.

19
июль, 2013 ел
җомга
18 июльдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиаданың уңышлы үтүенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерүдән башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International