ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
19 июньдә Арча муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды.
Утырышта Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин чыгыш ясады. Ул районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны исәпкә кую һәм урнаштыруның торышы буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды.

24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
21 июньдә Арча районының Сикертән авылында күп функцияле мәдәни үзәк бинасын ачу тантанасы булды. Анда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты.

21
июнь, 2013 ел
җомга
Терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар–киңәшмәдә район ветеринария лабораториясенең бүлек мөдире Лилия Халитова дару үләннәренең әһәмияте, аларны әзерләү һәм куллану тәртибе турында җентекләп аңлатты.
19 июньдә Теләче районында үткәрелгән зона киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов 26 июньгә кадәр бөртекле культураларны кыяктан тукландыру, корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау чаралары күрүне таләп итте.
Федоровлар — үз авылларында гына түгел, күрше–тирә авыллар өчен дә үрнәк гаилә. Быел февральдә Николай абый белән Валя апа якыннарын гаиләләренең 50 яшьлек юбилеена җыйды. Бер–берсен хөрмәт итеп, “апа, абый” дип дәшкән татарлар арасында яшәгәнгә, авыл халкы аларны да якын итеп “Николай абый, Валя апа” дип дәшә. Гәрчә, Валентина Владимировна рус милләтеннән, Николай Иванович керәшен булса да.
“Татарстан” агрофирмасы” ширкәте механизаторы Габделфәрит Зыятдинов быелгы Сабан батырларының берсе.
Арча ягы мәгърифәтчеләре арасында Габденнасыйр Курсави күренекле урын тота. Ул туган авылы Югары Курсада мәдрәсә ача, 1794–1808 елларда шушы авыл мәчетенең имам–хатыйбы, мәдрәсәнең мөдәррисе була.
Мирҗәм авылында улы Рафил, килене Рушания кадер–хөрмәтендә яшәүче Бибисара Корбановага 90 яшь. Район вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хатын юбилярга тапшырдылар.
Штерә авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Гомәр Һадиев сәяси репрессия корбаны. 2003 елда исеме аклана. Үзе дә, хатыны Галимә дә бу турыда белми үлеп китә. Быел 9 Май алдыннан тантаналы шартларда авылның сугышта үлгәннәр һәм хәбәрсез югалганнар обелискына Гомәр Һадиевның исеме өстәлә.

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Сыйфатлы печән әзерләү өчен көннәр бик әйбәт тора. “Курса МТСы”нда бозауларга — 30, “Татарстан” ширкәтендә 23 тонна витаминлы печән туплап куйдылар. Әмма бу мөһим эш белән биш кенә хуҗалык шөгыльләнә. Май үләнен ашатсаң бернинди дару да кирәкми дип семинарларда ел саен сөйләп торалар, югыйсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International