2019 ел өчен үзара салым акчасын 1 гыйнвардан 21 февральгә кадәр түләргә кирәк дип хәбәр итә Арча шәһәре башкарма комитеты. Йортта яки фатирда теркәлгән 18 яше тулган һәр кеше (үзе читтә яшәсә дә) 300 сум күләмендә (1 төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына 100 сум) түләргә тиеш.
Быел “Тукай” хуҗалыгында 500 башка исәпләнгән сыерлар торагы сафка басты. Мондый комплексның районда күптән төзелгәне юк инде. Инвестор Рәфыйк Хөснетдинов хуҗалыкны гел үстерү, алга җибәрү юнәлешендә эшли. Нәтиҗә дә әйбәт: бүген һәр сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар.
22 декабрьдә Яңа Кенәр балалар иҗат йортында шахмат буенча 2018 ел чемпионын билгеләү буенча йомгаклау ярышлары үтте.
Ел тәмамланыр алдыннан районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашып сөйләшү матур традициягә керде. Быелгысы да бик актив, кызыклы үтте.
Беркөн Арча үзәк китапханәсендә Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Кеше турында фикереңне белү өчен, гадәттә, аның белән очрашып сөйләшергә кирәк, диләр. Дөрес икән. Айгөл ханымның әсәрләрен яхшы беләм, кулыма эләккәннәрен башны ташлап укып барам, дип мактанып, укучыларны алдыйсым килми. Артык исем китмәде, дип тә әйтә алмыйм.
Театр елы кысаларында авыл җирлекләрендәге драма коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләр фестивале дәвам итә. Чираттагысы Лесхоз мәдәният йортында булды.
Арчаның 1нче балалар бакчасында җыр бәйрәме –“Матур тавыш” (“Голосок”) район бәйгесе булып үтте.
Берьюлы туганыбыз: “Кием-салым сәүдә ноктасы ачам, зинһар өчен кибет исемен табарга булыш”, – дип үтенде. Кибет исемен табу – ансат эш түгел икән. Андый исем Арчада да булмасын, мәгънәле дә булсын, русча да татарча да аңлашылсын... Сәүдә итүче танышларым белән дә киңәшеп карадым. Киңәшләр “Барахло”, “Чүп-чар” исемнәре тирәсендә бөтерелде. Янәсе, андый исемле кибетләргә кеше керә... Кибеткә “Сабантуй” исеме куштык.
“Пенсионерның балигъ яшенә җитмәгән баласы булса, аларга пенсия фондыннан өстәмә акча бирелә. Газета аша шул турыда аңлатып язсагыз иде. Киләсе елда ул өстәмә түләү күпме була икән?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр безгә. Сорауга Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирде.
Арча педагогика көллиятендә көн дә бәйрәм рухы. Милли кадрлар әзерләү үзәгендә миллилекне чагылдырган республикакүләм чаралар еш булып тора. 19 декабрьдә көллият үзенә рус телле балалар бакчасы тәрбиячеләрен һөнәри осталык буенча “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дип исемләнгән V республика күләмендәге бәйгегә җыйды. Бәйгедә якын-тирә районнардан гына түгел, хәтта Ютазы, Әлмәт, Түбән Кама кебек ерак районнардан килгән 15 катнашучы осталыкларын күрсәтте. Аларны дистанцион рәвештә узган турда сайлап алганнар.