ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

“Курса МТСы” ширкәтендә ясалма орлыкландыручы булып эшләүче Лилия Камалова 5 бала әнисе. Урта Курса авылында яшиләр. Иптәше Ислам механизатор. “Мин Каенсар авылыннан, – дип сөйли Лилия. – Мәктәпне тәмамлаганнан бирле – фермада. Башта сыер саудым, Түбән Курсага кияүгә чыккач, тагын фермага килдем, шушы эшне тәкъдим иттеләр.

Укытучыларның осталыгына сокланырлык! Алар балаларга белем бирүдән тыш, нинди генә бәйгеләрдә катнашмый?! Һәм җиңәләр дә!

Соңгы елларда районда берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр үткәрелде. “Төп йорт килене” бәйгесе шуларның берсе. Төп йорт килене дию белән, кайнана белән яшәү күз алдына килә бит. Бүген алар ничек гомер кичерә?

Розалия Насыйбуллина быел “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең зона ярышында җиңеп чыкты. Гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Розалия ханым соңгы елларда мәдәният, әдәбият өлкәсендә дә үзен танытты. Ул оештырган һәм җитәкләгән “Өммегөлсем” фольклор коллективы ун ел эчендә район гына түгел, республика сәхнәләрен дә гөрләтте, халык коллективы исемен алуга да өмете зур.

17  апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында    «Уйна, гармун! Моңлан,курай!Сыздыр,скрипка,кылларың!» III районкүләм иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

13–15 апрельдә Казанда "Очыш" исемле Халыкара фестиваль-бәйге узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады

14 апрельдә Казанда "Весенние проталины" I Халыкара хор һәм традицион уен коралларында башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылыры һәм укытучылыры уңышлы чыгыш ясады.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

         Балалар үзләре язган шигырьне, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән  Г. Тукай әсәрләрен укыганны видеотасмаларга яздырып,  жюри хөкеменә җибәргән иделәр. Иң яхшы эш авторлары  бүген 2 нче турга җыелды.  


13
апрель, 2018 ел
җомга

13 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге II  районара “Шушы яктан, шушы туфрактан без” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International