ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Һәр эшне бездә гадәттә “Яңарыш” (элекке “Татарстан”) хуҗалыгы башлап җибәрә. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә шулай. 

“Кайтырга да күп калмады, бары 24 ай гына...” Озак вакытка якыннары, сөйгән ярлары белән аерылышкан солдатка китүче егетләрне әнә шулай җырлап озаталар иде. Бер елга гына китеп, көн дә телефоннан сөйләшеп, атлаган саен яннарына барып очрашып торсалар да, хәзер дә бу җыр юллары популяр булып кала. Чөнки көткән кеше өчен аның бер атнасы да бик озак тоела.

Нариман ага Вахитов 9 майда Арчага “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен махсус Мәскәүдән үк кайтты.

Нариман аганың үзенә бүген 78 яшь. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Ул сугышка киткәндә малай әле бишектәге сабый гына була. 

Үткән җомгада Яңасала авылында булдык. Юлда бу якларның табигатенә сокландык. Авыр елларда халыкны үлемнән саклап калган болыннарны, басу-кырларны, урманнарны карап бардык. Яңасала авылында туып-үскән, сугыш башланганда 16 яше дә тулмаган әни (Гыйниятулла кызы Әлфия) искә төште. Бу урман, басуларда аның да эзләре бар иде...

Арчада яшәүче Мөнирә Вагыйзова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу олы дата белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады.

Шәһәр һәм авылларның велосипедта йөрергә яратучылары кичке 9да Арча үзәгеннән 10 чакрымлык сәяхәткә кузгалды. Ә сәяхәтләре гади түгел — Арчаның гына түгел, Иске шәһәрнең дә тарихи урыннарында булып, үткәннәрнең кайтавазы белән танышу максатыннан оештырылган. 

20 майда “Арча” спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Арча районы беренчелегенә көрәш ярышлары узды.

Татарстан Республикасында гражданнарның мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Системада күп юнәлешләр буенча махсуслаштырылган бүлекләр бар.

Чабаксарда “Гармун–күңелем минем” дигән Бөтенроссия фестиваль–бәйгесе үтте.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

19 нчы май көнне Арча 1 нче балалар бакчасында  мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Яшь полиглот – 2017” районкүләм   бәйгесе  булып узды. Бу бәйге  балаларны Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә һәм шулай ук инглиз теленә өйрәтү сыйфатын арттыру максатыннан оештырылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International