Ел да Россиядә юл һәлакәтендә меңгә якын бала һәлак була. Йөрәк өшеткеч сан. Шуның яртысы – балалар–пассажирлар. Гаеплеләр – без, ата–аналар. Гади генә кагыйдәләрне дә үтәмәү, тизлекне арттыру, җәяүлеләргә юл бирмәү, машинада балаларны куркынычсызлык каешы такмыйча яисә махсус җайланмасыз йөртү шундый аяныч хәлгә китерергә мөмкин.
Үткән шимбәдә “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы базасында 10 филиалның һөнәр ияләре ярышты. Юл җәючеләр, асфальт заводында эшләүчеләр, лаборатория хезмәткәрләре, геодезистлар, механизаторлар, шоферлар үз эшләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
17 мартта Арча Мәдәният йортының тамаша залы уеннарны карарга килүчеләр, җанатарлар белән шыгрым тулы иде. Арчада беренче тапкыр татар ШТК (шаяннар, тапкырлар клубы) лигасы фестивале узды.
16 мартта район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды.
Арча муниципаль район җирле үзидарәсе органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларда эшләүче кешеләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм мәнфәгатьләрне көйләү буенча комиссия утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Елга бер тапкыр җыела торган 300 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм 1 төркем инвалидлар өчен 100 сум) күләмендәге үзара салым акчасына республика бюджетыннан дүрт тапкыр артык финанс ярдәме бирелсен өчен аны 2017 елның 30 мартына кадәр түләп бетерергә кирәк.
Рамил Шәрәфетдинов турында соңгы вакытта еш ишетелә башлады. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткәрелгән район гына түгел, республика, төбәкара ярышларда да җиңүләр яулап кайткан егет ул.
13-17 мартта Казан шәһәрендә “Иң яхшы ел укытучысы” һәм “Иң яхшы тәрбияче” Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды.
17, 18 мартта Казанда Рөстәм Яхин исемендәге "Күңелемдә яз" IV Республика татар музыкасы конкурс-фестивале булды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
2017 нче елның 21 нче мартында “Чиста ишегалды” исемле волонтер проекты кысаларында, Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” психологы һәм кураторы Миләүшә Шәесламова белән берлектә, “Арча шәһәре волонтерлары” доброволь үзәге активистлары үз йорты белән яшәүче ялгыз пенсионерларнын ишегалларын кардан чистарту акциясе үткәрделәр. Волонтерлар йорт яннарын кардан чистарттылар һәм тәртипкә китерделәр.