19 мартта Казанда халык сәнгатенең "Җанлы чишмә" IX Халыкара бәйгесе булып узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Донецк, Свердлау өлкәсе, Үзбәкстан, Санкт-Петербург һәм башка төбәк вәкилләре катнашты.
18–19 мартта Казанда "Россиянең киләчәге" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс-фестивале булып узды.
15 мартта Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевның 70 еллыгына багышланган "Дулкыннар" Республика бәйгесе булып узды. "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә Айбулат Харисов (җитәкчесе Рәдис Харисов), курайда уйнап, II урынга лаек булды.
Татарстан Республикасында ШТК хәрәкәте бик каты усеш ала! 17 нче март көнне Арча шәһәрендә "Арча Татар КВН Лигасы" ачылды. Бу чара арча халкына очрашу һәм ял итү өчен бик зур этэргеч булды
2017 нче елның 17 мартында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге билгечләре “Без сәламәт тормыш өчен” исемле профилактик дәрес үткәрделәр. Чарага 10-14 яшьлек яшүсмерләр чакырылды. Дәрес үз-үзеңә ышыныч, уңай караш, тормыш кыйммәтләрен аңлауга юнәлдерелгән иде. Яшүсмерләр тәмәке тарту һәм наркомания проблемасын ачыклау дәрәҗәсе анкеталар тутырдылар.
Яз бәйрәме алдыннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Языл да — телевизор от!” акциясенең җиңүчеләре бүләкләнде.
Бу атнада шимбә аларның йорты бәйрәм рухыннан гөр килеп торачак. Балалары, 7 оныгы Хәкимовларның Орнашбаштагы төп нигезенә газиз кешеләрен алтын туй көне белән котларга җыелышачак.
“Җомга көн кич белән” дигән исем астында авыл җирлекләре арасында барган концертлар ахырына якынлашты. Соңгылар булып Яңа Кырлай, Урта Аты, Апаз авыл җирлекләренә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады.
Урта Курса фермасы дигәч тә иң беренче булып аның мөдире Марс Хәйруллин күз алдына килә. Ул монда бер зур, тату гаиләнең әтисе кебек. Йөзендә һәрвакыт елмаю булыр, беркайчан зарланмас, кабаланмас. Мондый җитәкче кул астында эшләве дә рәхәттер.
11 мартта Апаз урта мәктәбендә 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында “Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов кубогына көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 19 мәктәптән 126 көрәшче катнашты.