ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

14 мартта район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина Арча шәһәрендә яшәүче Антонина Гусеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

– Рәхмәт әйтергә килдем, – диде ул. Сөйләшеп киттек. Наил менә ниләр сөйләде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге шәхси составы көче белән 20 мартта Арча районы территориясендә “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелә. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү максатында транспорт белән идарә итүчеләрне массакүләм тикшерүгә юнәлтелә.

Тиздән язгы каникуллар башлана. 13–28 мартта балалар арасында юл–транспорт травматизмын кисәтү максатында ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе тарафыннан мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә профилактик чаралар оештырыла.

Мин аларга эш көнендә бара алмадым. Чөнки Казанда укый торган олы уллары Фәнгиз җомга көн кич белән генә кайта, диделәр.

Арчаның 1нче мәктәбендә “Сугыш чоры балалары” дигән кичә үткәрелде. Зал тулы укучылар һәм укытучылар иде. Кунакка сугыш чоры баласы, ветеран укытучы Илдус Сәгъдиевны чакырганнар.

Көтек авылында яшәүче Раян Нигъмәтҗанов үзенә очраган кызыклы хәлләр турында шалтыраткалап тора.

Арча спорт комплексында 11 команда арасында мини–футбол ярышы булды.

Районнарда яшәүче яшь талантлар ел да февраль–март аен көтеп ала. Чөнки шушы айларда районнар буйлап “Созвездие – Йолдызлык” фестивале атлый, үзеңнең сәләтеңне республика киңлекләренә чыгарырга мөмкинлек туа. Фестивальдә ел саен республика буенча 70 меңнән артык бала һәм яшь кеше катнаша.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

14 нче март көнне, Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды. Әти-әниләрне фестивальнең таләпләре белән таныштыруга, сәләтләре булган гаиләләр катнашырга теләк белдерделәр. Әзерлек, кабатлау эшләрен дә бик теләп, чын күңелдән башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International