ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга

Иске Кырлай мәктәбендә үткәрелгән чаралардан һәрчак шатланып кайтам. Туган авылым мәктәбе өчен горурлык хисе дә кичерәм. Берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле очрашулар, кичәләр оештыралар.

“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышы Ташкичү мәдәният йортында булды.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

27 нче февраль көнне Саба районында “Ел укытучысы” Республикакуләм конкурсы кысаларында үткәрелгән “Йөрәгемне балаларга бирәм” исеме астында  өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыкларын билгеләү  Республика конкурсының зона этабы уткәрелде.  Бәйге кысыларында педагоглар узләренең хезмәтләрен тәкъдир иттеләр, ачык дәресләр курсәттеләр , белем бирү программаларын якладылар. Конкурста  Арча укучылар сараеның “Остакуллар шәһәрчеге” түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Наталья Ивановна катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Март азагында ул конкурсның Республика этабында катнашачак. Ана уңышлар телибез!


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе 2017 елның 2 мартында Арча районында гражданнарны кабул итү үткәрә. Анда юридик шәхесләр, шәхси эшмәкәрләр ФАС компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча консультация алачаклар.

24 февральдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 12нче утырышы булды.

Утырышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2016 елдагы социаль–икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча шәһәрендә бик күп чаралар үтте.

– Бүгенге ярышта көчле чаңгычылар бармы? – дип сорагач, Рәис Камалов:

– Безнекеләр, – дип җавап бирде. – 2005–2006 елгы кызлар арасыннан безнең Алия Диярова 1нче урынны алды, Энҗе Фәйзрахманова 2нче килде. Хәзер ярышачак 2003–2004 елгылардан Илназ Дияровта иң яхшы күрсәткеч булачак. 17–18 яшьлекләрдән Фәнүзә Сәлахова, Илназ Шәрәфиев финишка 1нче киләчәк.


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

27 февраль көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”ендә күп балалы, авыр хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм әниләр өчен рәсем сәнгате буенча  мастер-класслар булып узды. Рәсем сәнгатенең белем нигезләренә ПАО “Таттелеком” хезмәткәрләре төшендерде.

25 февраль көнне өстәл теннисы һәм бокс узәгендә 2004-2003 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Беренчелектә 120 катнашучы көч сынашты.

2017 елның 25 – 26 феврвлендә 2003-2004 елларда туган  Арча Укучылар саренда тәрбияләнүче балалар Түбән Кама шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия ачык спартакиадасында булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International