Арча «Мәрхәмәтлек үзәгенең” Яңа Кенәр тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы хөрмәтле хатын-кызларыбызны мәдәният йорты кунакка чакырды. Аларны “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре 8 март – халыкара хатын кызлар көне белән котлады.
Арчаның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре идә карауда торучы хатын – кызларны язның күркәм бәйрәме – 8 Март белән котладылар.
3-4 март көннәрендә Мамадыш районында 1999-2000 елда туган егетләр арасында татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына Татарстан беренчелеге уздырылды. Ярышларда республика район шәһәрләреннән 44 команда көрәшчеләре бил алышты. Бу ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Зарипов Фанис җитәкчелегендә Арча районыннан да җыелма команда катнашты.
2 нче мартта ГБМБУ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшлекле очрашуы булып узды. «Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләбе буенча татар телен нәтиҗәле өйрәтүдә аралашу мохите тудыру » дигән тема буенча үткән семинарда актуаль темага - сөйләм телен үстерүгә басым ясалды.
Семинар рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча ачык дәресләр белән дәвам итте. 9 нчы сыйныфның рус төркемендә Л.Ф.Ибраһимова «Сагындым, күрәсем килде» (Нур Әхмәдиевнең «Ана» хикәясе буенча), 4 нче сыйныфта татар төркемендә Ә.М. Җәләева «Яхшылык эшләргә ашыгыйк» дигән ФДББСлары таләпләренә туры китерелгән дәресләр үткәрделәр.
Өченче буын университеты кысаларында Арча район китапханәсендә ”Хокукый белем мәктәбе” исемле чара булып узды. Пенсионерлар алдында ТР Арча муниципаль районының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесе, ветераннар советы рәисе, госалкоголь инспекциясенең Арча территориаль белгеч-эксперты, Арча территориаль округы наториусы, ТР Арча һәм Әтнә районнары Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары һ.б. чыгыш ясадылар.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә Казан журналистлары белән барган идек. Сикертәнгә борылган юл буенда чәчкечләр таккан “Дизель” тракторы баганалар арасында боргаланып йөри. Юлдашлар: “Дөрес кешеме бу?” – дип шикләнеп тә калды.
Кышның соңгы көнендә Иске Кырлай авыл җирлегендәге Иске Кырлай һәм Түбән Мәтәскә авылларында бер көндә ике юбилей булды — Мөкатдисә Әхмәдиева белән Назилә Сәмигуллинага 90 яшь тулды.
“Северный” хуҗалыгы, исеме үк әйтеп торганча, районыбызның төньягына урнашкан. Аңа Шушмабаш, Шекә, Илдус, Үгез–Елга, Носы, Сәрдәбаш, Ишнарат авыллары керә. Аларда 685 хуҗалык исәпләнә, 2251 кеше яши. Сөрүлек җирләре – 2251 гектар. Хуҗалык белән егерме елдан артык Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы җитәкчелек итә.
Яңа Кырлай авылында бөек шагыйребез Г. Тукай музей–комплексында атаклы рәссам, татар сынлы сәнгатенә нигез салган Бакый Урманчены зурлап искә алдылар. Буа районында туып- үскән рәссамның Яңа Кырлай авылы, Г. Тукай белән нинди бәйләнеше бар икән диючеләр дә табылыр.
Бөек рус галиме Иван Павлов “Табиб – кешене, ә ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый”, – дигән. Бу канатлы сүзләр район ветеринария берләшмәсенең утырышлар залында да зур хәрефләр белән язып эленгән.