ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

30 сентябрьдә “Кырлай” агрофирмасында бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү, аларны җыеп алу буенча зона семинары булды. Ул Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә үтте. Семинарда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба, Лаеш, Мамадыш районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, бәрәңге үстерүче хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

1 октябрьдә республикада агач утырту айлыгы башланды.

3 октябрьдә Арча район ветераннар советының хисап–сайлау конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Арча районында беренче тапкыр Яңа Кырлай авылында “Ат көне” үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында өлкәннәр ункөнлеге бик матур чаралар белән башланып китте.

2016 елның 15 июленнән РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе (кыйнау) буенча җинаять җаваплылыгын күздә тота торган Федераль закон көченә керде.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләр, язмалар, шалтыратулар буенча аларның төрле җирдә төрлечә үткәрелүен, һәрбер авыл җирлегенең, мәдәният учреждениесенең яңалык кертергә, өлкәннәрнең күңелләрен күрергә, аларга күңел җылысы өстәргә тырышуларын беләбез.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 30нчы сентябрендә Арча картлар йортына Татарстан Республика Президенты ярдәмчесе Фазлеева Лейла Ринат кызы һәм  “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” фонды директоры Валиева Әлфия Фоат кызы  булып киттеләр. Кунаклар монда яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котладылар. Сәламәтлек, унышлар, аяз күк йөзе теләп, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Түбән Аты авылында яшәүче крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Җәүдәт Әхмәтханов белән урамнан барганда каршыга мәктәптән кайтучы укучылар очрады.

Арчада авыл һәм район мәктәпләрендә эшләүче яшь укытучылар тренинг-классларда катнашып, үзләрен күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International