Факия ханым белән без күптәннән таныш. Хәер, аны белмәү мөмкин дә түгел. Бик матур җырлый, сәхнәдән төшми. Арча сәхнәсендә Татарстанның халык артистлары Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, якташыбыз Фердинанд Фәтхи һәм башкалар белән бергә Факия ханымның да чыгыш ясавын күреп таң калган һәм горурланган идек.
Бу көннәрдә Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларына киләчәк пенсия турында аңлаталар.
2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга биреләчәк 5 мең сум халыкта шактый сораулар тудырды. Бу 5 мең сум акча нәрсә өчен бирелә?
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында киләчәктә дә авыллар үсеше игътибар үзәгендә булачагын әйтте.
Бөтендөнья йөгерү көне уңаеннан якшәмбе көнне Арчада йөгерү буенча “Милләтләр кроссы – 2016” ярышлары булып үтте.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең кабул итү бүлмәсендә чират. Чират торучыларның хәлләрен сорашам.
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында республиканың 29 районыннан көрәшчеләр җыйналды. Биредә татар–башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә 1998–1999 елларда туган яшүсмерләр көч сынашты.
Лениногорск районында республика сукачылар конкурсы үткәрелде. Анда безнең район данын агросәнәгать көллиятеннән Рамил Гарифуллин яклады
1 октябрьдә Яңа Кырлай авылында 80 километр ераклыкка чабу буенча Россия чемпионаты һәм “Ат көне”нә багышланган чаралар уздырыла. Татарстан Республикасының атчылык һәм ат спорты федерациясе әлеге чараларда катнашырга чакыра.
Арча районы прокуратурасы Арча шәһәре эчендәге Лекинка елгасына ташландык сулар агызу факты буенча тикшерү үткәрде.