ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

22 сентябрьдә Казан шәһәренең “Патриот” үзәге базасында “Алга, яшь армиячеләр!” дип аталган республика хәрби–патриотик ярышларының зона этабы үтте. Безнең район данын Арчаның икенче урта мәктәбе укучылары яклады.

“Татарстан Республикасында туристик сувенирлар – 2016” дигән ачык бәйге игълан ителгән. Максаты – республикабызның гүзәллеген, үсешен сувенир продукцияләрендә күрсәтү, кул эшләре осталарын барлау, бүләкләү.

Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанның шәһәр урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 419 юл-транспорт һәлакәте булган.

Район балалар китапханәсендә Арчаның 3нче мәктәбенең озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар өчен сәнгать сәгате оештырылды. Укучылар бик теләп мультфильмнар иленә сәяхәт итте.

Районда зур җинаятьләр булмавы сөендерсә дә, ваклары очрап тора. Август ахыры, сентябрь башында Арча эчке эшләр бүлегенә кергән шикаятьләргә күз төшерсәң, аларның күбрәге гаилә низаглары белән бәйле. Килене кайнанасын, исерек хәлдәге әтисе балигъ булмаган яшьтәге улын, Югары Мәтәскә авылында ир хатынын, Иске Чүриледә улы әтисен кыйнавы турында хәбәрләр алынган. Ире хатынына үтерү белән янаган.

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән акчаларны эзләп алу айлыгы бара. Суд приставлары рейдлар үткәрә. Шундый рейдларның берсендә катнашырга туры килде. Рейдта суд приставлары–башкаручылар Римма Заһидуллина, Зөлфия Гарипова, “Идарәче компания” җитәкчесе Алмаз Әхмәтханов катнашты.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

23 нче сентябрь көнне Арчаның  “Мәрхәмәтлек үзәге” “Яшел Россия” исемле  экологик иҗтимагый хәрәкәт акциясен үткәрүне хуплап чыкты. Хезмәткәрләр “Минем хыял иле” исемле Бөтенроссия  экологик шимбә өмәсендә актив катнаштылар.

16 сентябрьдән Яңа Кенәрдә халыкны социаль тернәкләндерү бүлекчәсе эшли башлады. Яңа Кенәрдә андый урын болай да бар иде бит инде, диючеләр дә булыр.

21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.

Мәктәпләрдә кече сыйныфларда озынайтылган көн төркемнәре эшли. Әти–әниләр эштә вакытта дәрестән соң балалар караучысыз калмасын, вакытларын файдалы үткәрсен өчен оештырылган төркемнәр болар. Мәктәптә баланың көне ничек үтә? Алар анда дәрестән соң “шайтан чабып” кына ятмыймы? Әти–әниләрне кызыксындырган сораулар болар. Бу тема белән махсус кызыксындым.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International