29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашты. Анда Арча районыннан Раилә һәм Юрий Николаевлар катнашты.
29 августта район хуҗалыкларында 18981 гектарда (план 25000 гектар) көзге культуралар чәчелде.
Салым бурычын түләү мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контрольлегендә тота. “Салым бурычларын түләү буенча барлык резервлар да хәрәкәткә килергә тиеш, – дип катгый итеп әйтә Президент. – Бюджет хисабына мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтелә, юллар төзелә һәм төзекләндерелә, торак пунктлар төзеклеге, тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре хәл ителә. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар тәэмин ителә. Әлеге барлык дәүләт функцияләрен дә без киеренке шартларда үтибез”.
2016 елның 3 июлендәге 272нче Федераль закон белән, эш бирүчеләрнең хезмәткә түләүгә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча, РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Фазлыевны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
25 августта Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Носы авылында яшәүче Рабига Әхмиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Яңа Кенәр–Шурабаш юлында җиңел машина бер кабанны бәрдерә. Кабан үлгән, машинага зыян килгән.
Райондашыбыз — Арча сәнгать мәктәбенең биючесе Зилә Мортазина, район данын яклап, “Нечкәбил” конкурсында катнаша
Августның 7сеннән 8енә каршы төндә Тау асты (Подгорная) урамындагы йорттан агач эшкәртү машинасы урлыйлар
Аларның быелгы җәйдәге ике көне гадәти көннәрдән аермалы буларак, иртәнге 6дан башланды. Каникул вакытында рәхәтләнеп озак йокларга ияләнгән режим бозылды. Тик моңа хафаланасы юк икән, нинди күңелле узды бит ул көннәр.