ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында интернет чыганаклар, телерадиокомпанияләр дә бар. Ул һәр ел икешәр тапкыр үз газета–журналларына язылучылар арасында бәйге игълан итә. Бу матур традициягә әверелде дисәк тә ялгышмабыз.

17 апрель Эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннары көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елда Россиядә эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннарының советы барлыкка килә һәм бу көн эчке эшләр органнары ветераны көне дип игълан ителә.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 9 апрельдә Арча шәһәрендә яшәүче Әминә Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәшгульлек үзәгеннән эшсезлек буенча акча, алдан билгеләнгән пенсия, үзәк юлламасы белән укырга җибәрелү сәбәпле, стипендия бирелә торып та, яшерен рәвештә килешү белән башка урында эшләп хезмәт хакы алучылар бар. “Алар үзләренең бу гамәлләрен яшерә, ялган юл белән бездән пособие дә ала

12 апрельдә Арчада Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев аучылык хезмәткәрләре белән зона киңәшмәсе үткәрде. Анда сүз киек кошларга язгы ау тәртипләре турында барды. Идарә белгечләре Ренат Чиспияков, Виталий Дәүләтшин таләпләрне җентекләп аңлаттылар.

Арча хәрби комиссариаты “Арча хәбәрләре” газетасы белән берлектә Җиңү көне уңаеннан сугыш турында үзләре иҗат иткән шигырьләргә бәйге игълан итә

17 апрельдә “Ладья” шахмат клубында Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район шахматчылары арасында шәхси беренчелеккә ачык шахмат ярышы уздырыла. Башлана сәгать 9да.

Транспорт чаралары белән идарә итү хокукын биргән таныклыктан мәхрүм ителгән транспорт йөртүче суд карары чыгу белән таныклыгын ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсенә илтеп бирергә тиеш.

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары югары дәрәҗәдә үткәрелде.  Укуларга барлыгы 327 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнаштылар.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

11 -14 апрель көннәрендә Казан шәһәренен “Уникс” концертлар залында «Созвездие –Йодызлык» XVI телевизион эстрада сәнгате  республика фестиваленең суперфиналы булып узды. Арча Укучылар Сараеның Гилазиева Илхамия Мөбәрәк кызы җитәкчелегендәге “Сөембикә” һәм “Гөлләр” бию төркемнәре, Ильина Лия Юрьевна җитәкчелегендәге “Конферанс” төркеме укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International