ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Район үзәк китапханәсенең уку залына начар күрүчеләр  һәм күрмәүчеләр җәмгыяте әгъзалары хисап-сайлау конференциясенә җыелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Комиссия эшендә наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе баш эксперты Марина Фирсова катнашты

Район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 36 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче” ширкәтендә — 57, “Кырлайда” — 45, “Мәрҗани”дә  42 центнер.

2015 елның 3 ноябрендә җәмәгать суды Фәнис Шакирҗановның җинаять эшен карады. Ул балигъ булмаган баласын тотуга алимент түләүдән явызларча читләшүдә гаепле дип табылды.

Комсомол урамында яшәүче тыл ветераны Әлфия Гыйбадуллина шатлыгын уртаклашырга, дип редакциягә килгән. “Иске барак шикелле йортта яшим мин. Фатир сорап йөрдем. Булмады. Әмма игътибарсыз калдырмадылар, ярдәм кулы суздылар.

Кичә районның террорга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

Бочче безнең районда ике ел элек кенә барлыкка килде. Гомерен спортка, дөресрәге, балаларны спорт белән тәрбияләүгә багышлаган, бик күп җиңүчеләр әзерләгән, туризмны югары дәрәҗәгә күтәргән Фәрит Минхәиров тырышлыгы белән оешты ул. Моның өчен кешеләрне ярату, зур йөрәкле булу кирәктер.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика авыл хуҗалыгы музеен төзүгә кереште. Музей бинасының эчке ягын, бизәлешен эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгы үсеше этаплары турында материаллар җыю башланды.

Руслан Фәритов 1990 елның 29 маенда Казахстанның Караганда өлкәсендә туган. Новгород өлкәсенең Окуловка шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. Бик яшьтән җинаять юлына баса. Кеше үтерергә омтылганы, кеше әйбере урлаганы, автомобиль куып алып киткәне һ.б. өчен хөкем ителә. Характеристикасында яшертен, хәйләкәр, алдакчы дип бәяләнә.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Районның фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлиловның сүзләре йөрәккә май булып ята һәм шул ук вакытта уйга да сала.

— Җитәкчеләрдән күпме сөт саудың, күпме уңыш алдың дип түгел, ә кешеләрнең тормыш хәлен күпмегә яхшырта алдың дип сорарга кирәк, — ди ул. — Кешене үзеңне яраткан кебек яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Бездә бит җитәкчелек алымнары күбрәк кешене мыскыл итүгә корылган, тиешле хезмәт хакы түләмәүне ничек аңларга? Авылларны кешесез калдырабыз бит.

Бездә үз фикере булган кешене гадәттә өнәп бетермиләр: “Ә үзең нәрсә эшләдең?” — янәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International