ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Арча станциясендә яшәүче Асия апа тирә-юнен чәчәккә күмгән. Аның күпфатирлы йортта яшәп тә күп итеп чәчәкләр үстерүе, тирә-юненнән гөлбакча ясавы турында белә идем. Ерак барасы булмаса да, җәен әлеге әкияти дөньяга сәфәр кылырга, ничектер, җай чыкмады.
Августның соңгы көнендә Шәрәфиевлар династиясе республика күләмендә узган ветеринарлар бәйрәмендә бүләкләнде.
Җиңү паркы бу көннәрдә балалар тавышыннан шау итеп тора. Анда бик матур итеп эшләнгән балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Каян? Кем тарафыннан эшләнде ул? Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм. Сораша торгач, эзенә төштек.
Бу көннәрдә 10нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сәяхәттән кайтып керми.
“Дөрес әйтәсең, әти, безгә тиң түгел ул”, “Баланы әбисе карый, бабасы урамга йөрергә алып чыга, ял көннәрендә аның белән мин булам. Ә әнисенең вакыты юк. Болай булмый бит инде”, “Үксеп–үксеп елыйсым килде, түздем, бөтен дөньяга кычкырасым килде, тыелып калдым. Ачуланудан башка чарам калмады”, “Бервакыт гафу үтенеп килеп җитәр, без гафу итмәгән булып кыланырбыз”…Бу җөмләләрдән үк сүзнең тормыш турында барганын аңлап була. “Елый икән, елый ирләр дә” нәфис фильмыннан алар.
Рабига Хаҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлау өчен район үзәгеннән иң еракта, мари чигендә үк урнашкан авылларның берсе булган Яңа Сәрдәгә бардык. Кунакларны күргәч, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме белән бүләкне кулына биргәч, ветеран башта кайсын кулына алырга белми бераз аптырап калды.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг үткәрелде.
28 яшьлек хатын–кызга карата ата–ана хокукларын чикләү турындагы суд карары көченә керде
Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан спорт көрәше буенча балалар фестивале булды. Анда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы да катнашты. 1999–2001 елгы яшүсмерләр милли көрәштә бил алышты
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 7 октябрь көнне район Мәдәният йортында ветераннар советы үзешчәннәренең концерты була. Башлана 19 сәгатьтә. 6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International