Иске Кырлай авыл җирлегенең «Жомга көн кич белән» иҗат концерты булды
9 нчы декабрь көнне Арча районында яшәүче Социалистик Хезмәт герое Габдрахманова Стелла Закиевна Арча муниципаль районы “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Гатауллина Лейсан Наилевна озатуында Республика Дәүләт Советында экскурсиядә һәм Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада булып кайтты.
Атказанган ватандашларыбызны, Социалистик Хезмәт Геройларын барлау зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 9 нчы декабрьдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Рамиль Илгиз улы Гарифҗанов, Халыкны Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ильдус Коттус улы Әһлиев һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Шамил улы Садыков Мирҗәм авылында гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Хадиҗан кызы Галимовада булдылар.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инвалидлар ункөнлегендә күп төрле чаралар үткәрелде: мәдәни-массакүләм чаралар, конкурслар, бәйрәм концертлары, музейга экскурсия һәм спорт ярышлары. Очрашуларның күбесендә Арча районы инвалидлар җәмгыяте һәм ветераннар Советы әгъзәләре катнашты.
2016 нчы елның 8 декабрендә Арча районы инвалидлары җәмәгать эшлеклесе, спикер “Дөнья Гүзәле -2013“ титулына ия булган Ксения Безуглова белән очрашуга бардылар.
Мирҗәмдә яшәүче Бибигатифә Мусинага 95 яшь тулды. Әбекәйне бәйрәм белән котларга, район башлыгының, РФ Президентының Рәхмәт һәм котлау хатларын тапшырырга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде.
9 декабрь — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан Арчада яшьләр белән төрле чаралар уза.
Районда бүгенге көндә иң тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе — “Металл” ширкәте. Аны Югары Әзәк авылында туып–үскән Фәнил Гарәфиев оештырды. Гаять кешелекле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торганы өчен хөрмәт итәләр, яраталар иде бу шәхесне.
9 декабрь Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең районга Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы–космонавт (71нче космонавт, югары исемгә 1991 елда лаек була), полковник Анатолий Арцебарский, Россия Герое (бу исем Чечня сугышында күрсәткән батырлыгы өчен бирелә), полковник Дмитрий Сафин килде.
Районыбыз талантларга бай. Соңгы дистә елларда халкыбызның җыр–моңга һәвәсләнеп китүе дә күңелне сөендерә.