ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

13 сентябрьгә район хуҗалыкларында 1927 гектардагы бәрәңгенең 795 гектары алынды.

Мәрхәмәтлек  эшләүнең  төрләре бихисап. “Мәрхәмәтле Татарстан”да изге эшләр эстафетасы туган төбәгебез Арчада ныклап юл алды. Волонтерлар һәм “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып халыкка социаль  хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре тәрбияләгән өлкәннәргә яшьлек хәтирәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр.

Республикада шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга сыер башына — 3, кәҗә асрау- чыларга бер кәҗәгә 1 мең сум акча бирелә.

9 сентябрьдә район балалар китапханәсе “Көзге яхшы эшләр атналыгы” акциясе кысаларында тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны кунакка чакырды. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнашты һәм рус халык әкиятләре буенча — “Могҗизалы әкият дөньясы” дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр. Дөрес җаваплары өчен бүләккә китапчыклар алгач, балаларның күңелләре тагын да күтәрелде.

Пенсионерларга бер тапкыр бирү өчен каралган 5 мең сум акча 2017 елның гыйнвар ае пенсиясе белән бергә киләчәк. Бу сумманы эшләүче пенсионерлар да алачак.

30 августтан Россия тимер юлларының Казан участогында “Сак булыгыз, поезд!” операциясе башланды. Аның кысаларында тимер юл вокзалларында, станцияләрдә, платформаларда күзәтүсез калган тәртипсез яшүсмерләрне барлау, профилактик рейдлар уздыру каралган. Яңа уку елы башлангач, хәвеф-хәтәр дә булырга мөмкин.

Август ае да сизелмичә үтеп китте, шул арада сентябрьнең да яртысы җитте. Тик кемгә сизелмичә, ә кемгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре җиткергән мәгълүматларга караганда, шактый эз калдырып.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклылыгы һәм динамикалы үсеш үрнәге күрсәтә. Россиядәге катлаулы шартларга карамастан, Татарстан “Стратегия–2030” белән билгеләнгән максатларга — глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк икәнен раслап килә. 2030 стратегиясе өстенлекләрне, алдагы елларга үсеш юнәлешләрен һәм үсешнең перспективалы нокталарын билгеләде.

Моннан берничә ел элек Арчада биш территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТҖҮ) оешты. Бүген сүзебез бишнең берсе — “Үзәк” үзидарәсе хакында булыр.

Арча Мәдәният йортына Арча, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау районнарыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар җыелды. Биредә “Балкыш” республика фестиваленең икенче сайлап алу туры үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International