Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләрдән хат алдык. “Г.Сафиуллин, Чәчәкле, М.Лотфуллин, М.Гафури урамнарында яшәүчеләр район җитәкчесе Илшат Нуриевка бик рәхмәтле.
18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы — Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар була. Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларны Татарстан өчен парламентка республика командасын җибәрү дип бәяләде. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту мөһим. Моның өчен 18 сентябрьдә республиканың һәр кешесенә сайлау участогына килергә һәм үзе теләгәнчә сайларга кирәк.
Арча районында барысы 39 мең 591 сайлаучы исәпләнә. 553 егет һәм кыз тәүге тапкыр тавыш бирәчәк дип фаразлана. Ә Арчада яшәүче Владислав Барышевка икеләтә бәйрәм, аның 18 сентябрьдә туган көне дә. Бәхетлегә бүләк тә бар.
Яңгырлар бәрәңге алуны тоткарласа да, һава шартлары туфрак эшкәртү өчен уңай тора. 15 сентябрьгә район хуҗалыкларында 44529 гектарда (план 66722 гектар) туфрак эшкәртелде.
Алар – урманчылар, ел да көз көне, сентябрьнең өченче атнасының якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлеләре чикләнгэн балаларны төрнэкләндерү
үзәгендә "Көзге изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында бәйрәм чарасы үткэрелде.Балалар янына кунакка Арчаның 2 нче номерлы урта мәктүбе укучылары килде. Музыка җитәкчеләре Мөхаммәтгалиева Алинә Фирдинатовна җитәкчелегендә алар бик матур концерт әзерләгәннәр.Үзәккә йөрүче балаларны төрле музыка кораллары белән таныштырдылар, күңелле биюләр күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, матур җырлар башкардылар.
Узган җомгада соңгы елларда шифалы суы белән танылган Хәтнә авылында район тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Аның гаҗәеп үзенчәлеге шунда — бер авылда бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды.
Очрашу вакыты сәгать унга дип билгеләнгән иде. Иртәдән яңгыр коя, якшәмбе көн дә бит әле, күңелдә “Килерләрме икән?” дигән шик тә туып алды. Әмма сүз әфганчылар турында бара, яңгырда гына түгел, дошман пулясы астында йөргән кешеләр бит алар. Билгеләнгән вакытка бар да җыелып бетте. “Яңгыр сәгать унга туктый ул”, — дип шаярышып та алдык. Шулай булып чыкты да.
Әти–әниләрнең баласын йөзәргә өйрәтергә тырышуы табигый хәл. Бәхеткә, районда бассейн бар. Әмма язылып та, бассейнга секциягә эләгә алмаулары турында әти–әниләрдән ишетеп торабыз. Тренерлар киткән, дигән сүзләр дә йөри. Хәлне ачыклау максатыннан бассейнга юл тоттык.
“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятендә ирекле янгын сүндерүчеләр командалары арасында республика ярышы булды. Анда Норлат, Буа, Шәмәрдән, Бөгелмә, Арча, Чистай, Казан һәм Алабугадан — барлыгы сигез нефтебазадан командалар катнашты.