Читтән карап торганда жайлы гына кебек күренсә дә, искиткеч авыр, вак, мәшәкатьле, тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп бу авыл җирлеге башлыкларының эше.
Арча шәһәр башкарма комитеты төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча чираттагы рейдлар башлануын хәбәр итә. Килүчеләр сезгә беркетмә төземәсен дисәгез, капка төпләрендәге, янәшә территориядәге үләннәрне чабыгыз, чүп–чарны җыйнагыз, төзү материалларын урамнан алыгыз.
Район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 16 центнер азык берәмлеге әзерләнде.
Татарстанда гражданнарны Бердәм кабул итү көне инде 16 ел үткәрелә. Сишәмбе — Татарстанның барлык дәрәҗәдәге башкарма, закон чыгаручы һәм вәкиллекле власть командасы халыкны кабул итә торган көн.
“Арчада безнең гаиләне белмәгән hәм ярдәм итми калмаган кеше юктыр. Рәхмәт, ярдәм итеп кенә түгел, гел кызыбызның хәлен сорашып торалар.
Шактый еллар элек сугымлыкка тай алдык, чалыр көн җиткәч, абзардан тайны алып чыгып булмый, кем генә керсә дә якын китерми. Менә шунда бүген 85 яшен тутырган, Фәрхетдин абый мал янына кереп, тәмле сүзләре белән тайны алып чыкты. Шулвакыт Рафис күршебез әйтеп куйды: “Фәрхетдин абый ат телен белә шул!”
Дуңгызларда африка чумасы дигән хәтәр авыру барлыгы турында сөйләп, язып торалар. Безгә ул ничектер ерактагы әйбер кебек тоела.
Җәй ул кояшы һәм җиләге белән генә түгел, черкиләре белән дә истә кала. Бүген сүзебез черкиләр таратучы малярия ягъни бизгәк чире турында барыр.
Россия эчке эшләр министрлыгы гражданнарга берничә төр буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә. Судка тартылу яки, киресенчә, тартылмау, җинаять эше алып барылу яки җинаять эшенең туктатылуы турында белешмәләр алырга була.
Юллар, юллар... Гаделгә үз гомерендә күпме юллар үтәргә туры килде. Нишлисең, эше шундый. Җитәкче кәнәфиендә генә утырса, әллә ни ерак китеп булмый.