20 февральдә Арча стадионында “Металл” ширкәте призына Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә.
Ярышларда сабыйлардан башлап өлкән кешеләргә кадәр һәркем катнаша ала. Башлана 10 сәг. Спорт бәйрәменә рәхим итегез.
22 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ладья” шахмат клубында Арча, Әтнә районнары шахматчылары арасында шахмат ярышы уздырыла. Башлана 9 сәгатьтә.
Транспорт чараларын теркәү, машина йөртү танык- лыгы алу өчен кабул итүгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсенә (башкаларына да) Бердәм дәүләт хезмәте порталында – www.gosuslugi.ru сайтында алдан язылырга мөмкин. Моның өчен порталда теркәлергә, тиешле мәгълүмат тутырырга, кызыксындырган хезмәтне сайлап, ЮХИДИ бүлекчәсенә гариза язарга кирәк.
13 февральдә “Ладья” шахмат клубында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысасында районның предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында бәйге үткәрелде.
15 февральдә Казанның матбугат йортындагы Тукай клубында Муса Җәлилнең 110 еллыгын билгеләп үттеләр.
“Курса МТСы” ширкәтендә хисап җыелышлары үзенчәлекле уза. Хуҗалык үзе дә башкалардан күп яклары белән аерыла. Иң мөһиме — бернигә дә карамый мөстәкыйльлекләрен саклап калдылар.
Арча шәһәрендә яшәүчеләр җыенында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка шәһәрнең “Җиңү” дип аталучы торак милекчеләре ширкәте рәисе Сания Хәкимова:
“Тайд-фойл” кибете һәм көнбатыш микрорайоны арасындагы юлга светофор куйгач машиналар Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы ишегалларыннан йөри башлады. Алар асфальтны вата, куркыныч та, янәшәдә генә балалар мәйданчыгы. Бу хәрәкәтне ничек чикләргә?”— дигән сорау биргән иде.
Районга Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше фондыннан вәкилләр кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин 2005 елдан 2012 елга кадәр күп фатирлы йортларга урнаштырылган газ казаннарына вакытында кредит акчасын түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
9 февральдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин “Арча” телерадиокомпаниясендә һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә булды. Редакциядә ул кабинетларны карады, эш шартлары белән кызыксынды, киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен җиткерде. Редакция эшендә заманча мультимедиа чараларын киңрәк кулланырга һәм Интернетта социаль челтәрләрдә эшләүгә игътибарны арттырырга чакырды. Иң куанычлысы – коллектив хезмәтенә югары бәя бирде, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүебезне теләде.
20 февральдә Көтек буасында кышкы балык тоту буенча ярыш үткәрелә. Теркәлү 8.30 сәгатьтә, бәйге 9 сәгатьтә башлана. 2 кармак белән тотарга кирәк булачак.