ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

12 февральдә Арча район Советының бюджет–финанс һәм икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Редакциягә бер ир–ат килеп керде. Исем–фамилиясен, кайда яшәвен әйтте.

— Мин бу турыда дәшми кала алмыйм, — дип башлады ул сүзен. —10 февральдә кичке сәгать 4нче яртыда кино карап утыра идем, ишеккә берәү әкрен генә шакыды. Барып, ишекнең “күзе”ннән карадым, анда 30 яшьләрдәге бер яшь кенә егет басып торганын күрдем. Ишекне ачмыйча гына “Кем сез?” — дип сорадым. “Соцзащитадан”, — ди бу. Ишекне ачтым. Бу фатирга үтте.

11 февральдә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин Арча хакимияте бинасында эшмәкәрләр һәм гражданнар белән очрашу үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин да катнашты.

Арча муниципаль районының хокук бозуларны кисәтү буенча комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.

Казый Җәлил хәзрәт азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин, ди. Көнчыгыш мәчетендә узган бәйгегә йомгак ясаганда казыебыз шулай дип белдерде. Мәсәлән, “ләәә” дип сузып әйтсәң, гарәпчә “юк” мәгънәсендәге, ә инде “лә” дип китсәң, “әлбәттә” сүзе килеп чыга икән

“Көнчыгыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы белән үтүче мәдәни–спорт чарасына чакыра. Ул 21 февральдә Арчаның бишенче гимназиясендә булачак.

Кукмарада “Ел укытучысы – 2016” зона конкурсы булды. Әлеге конкурс республиканың 9 зонасында үтә.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

13 февраль 2016 елда  Арча  боз сараенда 2001 нче һәм олырак яшьтәге балалар арасында  Арча районы хоккей Федерациясе кубогына хоккей ярышлары  үткәрелде. Ярышта Шушма, Түбән -Аты, Апаз, Утар-Аты, Яңа Кырлай, Арчаның 5 гимназиясе һәм Арчаның беренче мәктәп командалары катнашты. Әлеге турнирда  Арчаның 5 гимназиясе командасы I урынны, Утар-Аты командасы II, Арчаның беренче мәктәп командасы III урынны яулады. I урынны алган команда Кубок , призлы урын алган һәр команда членнары медалләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Һәр команданың иң яхшы уенчысына истәлекле бүләк тапшырылды.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Мәктәптә “Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә үтте. Аны класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т.,  Зәйнуллина Р.Ф. беренче класс укучылары белән уздырды. Кичәгә әзерлек алдан ук башланды. Укучылар янгынның нинди фаҗигага китерүен  күрсәткән рәсемнәр ясадылар.

Гашыйклар көне уңаеннан Арча муниципаль районының ГХАТ бүлеге тантаналар залының эчке бизәлешен яңартты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International