ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
13 мартта 9 сәгатьтә Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәр бүлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Ул елларның даны мәңгелек” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырыла
Яңа гына кулына диплом алган чит телләр укытучысын Шушмабаш авылына эшкә җибәрәләр
Узган атнада Арчаның 2нче мәктәбе базасында район балалар бакчаларының 7 тәрбиячесе, “Ел тәрбиячесе — 2015” бәйгесенең район этабында үзләренең эш алымнарына, тәҗрибәләренә нигезләнеп, көч сынашты.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов район алдынгылары слетында: “Һәр район — гаилә ул, гаилә башлыгы — район башлыгы булырга тиеш”, — дигән иде. Әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия
Апаз мәдәният йортында шушы авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды
26 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Арча районында булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Бөек Ватан сугышы турында сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез, кызыклы хәлләр, документлар белән “Казан арты” тарих–этнография музеена мөрәҗәгать итә аласыз
"Температура күтәрелсә, күзләр, баш авыртса — болар гриппның чалымнары, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”
Ярышларны ачу тантанасында район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм “Сервис–Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов уенчыларга уңышлар һәм киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лилия Рәхмәтуллина 28 февральдән 10 мартка кадәр Татарстан Республикасы командасы составында Саранск шәһәрендә үткәрелүче укучыларның VII кышкы Спартакиадасында катнаша. Аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International