Азык-төлек базарындагы хәлне исәпкә алып, быел ярминкәләр кыш айларында да туктап тормады. Казандагылары белән беррәттән Арчада да бәйрәм саен үтеп торды алар.
7 мартта Арча шәһәрендә “Эссен” кибете янындагы мәйданда Халыкара хатын–кызлар көненә багышланган ярминкә була. Аны Урта Курса авыл җирлеге һәм “Курса МТСы” ширкәте оештыра.