ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Районда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырыла башлады. Алар беренче булып шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Минсәвия Миннуллина белән Әминә Сәйфиева күкрәген бизәде
26 февральдә район Мәдәният йортында Арча район Советының 47нче чираттагы утырышы була. 14 сәгатьтә башлана.
Берничә көн дәвамында укучыларыбыз арасында arskmedia.com сайтына кереп булмауга борчылып шалтыратучылар булды
Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә чыгарылыш төркем студентларына диплом тапшыру тантанасы булды.
Арчаның балалар сәнгать мәктәбе бинасында “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең район күләмендә йомгаклау этабы узды.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Үзешчән драма коллективларының "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән район театр фестивале үзенең эшен уңышлы гына дәвам итә. 19 февральдә Кәче мәдәният йортында Кәче авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре тарафыннан Ркаил Зәйдулланың "Кырый йортта" 2 пәрдәле моңсу драмасы куелды. Сугыш тематикасына багышланган спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек буларак тәкъдим ителде.
Бөек Ватан сугышында Арча районыннан дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Әлеге исемгә тәкъдим ителеп тә, ни сәбәпледер бирелми калган берничә якташыбыз бар.
2014 ел Мәдәният елы буларак игълан ителгән иде. Бу чорда районда мәдәният өлкәсендә нәрсәләр эшләнде? 4 февральдә үткән хисап җыелышында сүз шул хакта барды.
Гомернең бар язы, көзе, җәе, дибез. Бәлкем, шулайдыр да. Язы яшьлек белән тәңгәл килсә, көзе... Юк, картлык турында әйтергә, ничектер, тел әйләнми. Чөнки һәр чор үзең өчен ямьле язга, чәчәкле җәйгә тиң.
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үзе дә катнашты. 40 яшьтән узган ир–атлар арасында ул финишка беренчеләрдән булып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International