ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Моннан 15 еллар тирәсе элек бер җыр популярлашып китте:
Ниләр булды сиңа гөлем,
Нигә дип саргаясың.
Сулар сибәргә әнкәм юк,
Әллә аны юксынасың.
Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов кебек 50 яшьлек юбилеен үткәргән кеше юктыр, мөгаен.
Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенты Рифат Гайнетдинов 2013–2014 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Карары белән махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
Эшмәкәрләрнең семинар–киңәшмәсен “Алгарыш” эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Назыйм Сибагатов алып барды. Казаннан республиканың районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин, Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова кайтты. Анда район икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов катнашты.
25 февральдә сәгать 10нан 13кә кадәр район хакимияте бинасында (Совет мәйданы, 14 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлар берлеге” Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе белән берлектә пенсия, гаилә, торак, мирас хокуклары һәм милек турында бәхәсле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: (843) 279–25–99, 279–25–02.
Арча районы җәмәгать суды Киров өлкәсендә туган, хәзер Яңа Чүриле авылында яшәүче 28 яшьлек Сергей Ефремовка карата РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаять ясауда (кыйнау һәм башка көч кулланып ясалган гамәл) эш карады.
Төзелеш материалы кирәк булса нишлисең инде — кибеткә барасың да акчаңны түләп сатып аласың. Шөкер, хәзер бөтен әйбер бар.
КПРФның Татарстан региональ бүлеге Арча бүлекчәсендә коммунистларның гомуми җыелышы булды. Анда оештыру мәсьәләсе каралды. КПРФның Арча райкомы беренче секретаре итеп Хәкимова Нурия Хафиз кызы сайланды.
Әгәр шәхси акчаларыгызны зур процентлар белән “Кредитный центр–Арск” кредит кулланучылар кооперативына салып, аның буенча сезгә акчаларыгызны һәм процентларын түләмәгәннәр икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлеге пресс-секретаре Алидә Нәбиуллина хәбәр итте.
14 февраль көнне “Арча Арена” боз сараенда Татарстан беренчелегенә “Б” дивизионының 1 лигасындагы ир–ат командалары арасында хоккей ярышлары узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International