ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, “Казан арты” тарих–этнография музее директоры Ришат Камалов Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан үз коллективларында нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде
Арча тимер юл вокзалына төшү белән иң беренче андагы тынлыкка игътибар иттем.
Казанда “Ничек матур бу дөнья!” дигән яшь рәссамнар һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары республика бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты
Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Созвездие–Йолдызлык-2015” эстрада сәнгате яшьләр фестиваль–бәйгесенең сайлап алу турына нәтиҗә чыгарылды
Арча Мәдәният йортының Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригадасы Ашытбаш мәдәният йортында хәйрия концерты оештырды.
Әңгәмәдәшебез — Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр җыены алдыннан күңелле вакыйга булып алды — “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов Фәрит Гайнетдиновка “МТЗ–80” тракторын бүләк итте.
Үткән шимбәдә район сәнгать мәктәбенә Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир–егетләр җыелды. Алар күкрәгендә тагын бер юбилей медале өстәлде.
15 февральдә Шушмабаш мәдәният йортында “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин призына 1999–2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
“Укытучының дәрәҗәсе ил алдында ел саен үсә бара. Бүген бирегә чыгыш ясарга районның иң яхшы белем бирүчеләре җыелды”. Бу сүзләр “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең “Елның сыйныф җитәкчесе” һәм “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинацияләре буенча район этабы бәйгесен ачып җибәргән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина чыгышыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International