ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге 22 февральдә Арча шәһәре стадионында ир–егетләр арасында шахмат ярышы үткәрә.
9 сәгатьтә башлана.
21 февральдә Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете янында) Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе була
“Казан арты” тарих-этнография музеенда җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова алып барды.
Илдәге катлаулы икътисади хәл прокуратураны шушы өлкәдәге законнар үтәлешен аеруча игътибар үзәгенә алырга этәрә.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Хәзерге заман техникасы белән бу -хыял түгел, ә чынбарлык. Скайп программасы аша дөньяның теләсә кайсы почмагы белән элемтәгә кереп була
Иске Кырлай авыл җирлегендә бүген хуҗалык итүнең күп формаларын күрергә мөмкин. Уңышлары төрле булган инвесторлар да, шәхси эшмәкәрләр, гаилә фермалары бар монда. Аларда хезмәт итәргә теләмәгәннәр читкә барып эшли — һәркемнең үз карамагында.
Әле кайчан гына күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ТМШ җыелышларында подъездда янган лампочкалар өчен түләү күп чыга, дип шаулашалар иде. Хәзер кышын кар, җәен су мәсьәләсе турында күбрәк сөйләшенә.
Иске Масрадан Фәнҗия апа Йосыпова белән очрашу күңелдә ниндидер бер сүз белән генә әйтеп бирә алмаслык матур эз калдырды. Сугышта һәлак булган әтисе Гыйлаҗи Йосыпов турында тәэсирләнеп сөйләве, кадерләп ядкәр итеп саклаган фронттан килгән хатларын күрсәткәндә күзләрендәге бәхет чаткылары, газиз әтисе турындагы истәлекләре — бар да әле дә бүгенгедәй күз алдымда.
Арча станциясендәге яңа 9нчы балалар бакчасында “Ачык ишекләр көне” булды. Әти–әниләр бакчада балаларының ничек көн үткәргәннәрен карадылар.
6 февральдә район Мәдәният йортында Арчаның 1нче мәктәбе һәм 5нче гимназия коллективлары иҗат концерты куйды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International