ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Оешмалар арасында сәнгать өлкәсендә барган бәйгеләр дәвам итә. Узган җомгада Арча Мәдәният йортында ЗУЭС коллективы чыгыш ясады. Шунысы кызык, концерт белән түгел, ә башкалардан аермалы буларак, спектакль куйдылар. Алар арчалыларга Ситдыйк Котдусовның «Буйдаклар» комедиясен тәкъдим итте.
Район балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Анда район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, полиция участковыйлары 2014 ел нәтиҗәләре һәм алдагы планнар белән таныштырачак
28 гыйнвар көнне Субаш Атыда туып–үскән язучы, шагыйрь Рәис Сафин белән очрашу була. Очрашу “Казан арты” тарих–этнография музеенда сәгать 10да башлана. Әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз!
25 гыйнварда “Арча Арена” Боз сараенда (Себер тракты,14а) Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей буенча ачык турнир үткәрелә. Сәгать 8дә башлана. Турнирны үткәрү тәртибе белән arskmedia. сom сайтыннан таныша аласыз.
2014 елның 7 декабрендә 1990 елгы В. Скворцов, 1989 елгы А. Николаев, 1992 елгы Р. Коләхмәтов, Казанда очрашып, Арчада йөк машиналарыннан аккумуляторларны урлау турында план коралар
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кызганычка каршы, кимибез икән шул
Узган елның 1 декабреннән Арча янгын күзәтчелеге бүлеге карамагына Әтнә районы да кушылды һәм шул көннән әлеге идарә районара дип атала башлады. Оешмаларның берләшүе эш күләмен бермә–бер арттыра. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм САФИНГА мөрәҗәгать иттек.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге хәбәр иткәнчә, минималь хезмәт хаклары күтәрелде. Хәзер ул бюджетныкы булмаган оешмаларда 6420, ә бюджет оешмаларында 1 гыйнвардан 5965 сумнан да ким булмаска тиеш.
Февраль аеннан республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга медальләр тапшыру башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International