ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Орнашбашта яшәүче Әлфия апа Әхмәтҗановага 90 яшь тулды. Район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Әлфия апаны тәбрикләргә балалары, туганнары да килгән иде.

Яңа Кенәр мәдәният йорты фойесы беркөнне чәчәк бакчасына әверелде. Биредә Яңа Кенәр, Шушмабаш, Апаз зонасындагы район социаль яклау бүлеге “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләренең чәчәкләр күргәзмә-конкурсы узды.

Арчаның 4нче балалар бакчасында, 5нче гимназиядә һәм Арчаның 6нчы мәктәбендә булдык. Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышында катнашучылар, әнә шулай башта урыннарда булып, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны гадәти бакчаларда тәрбияләү, мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен өйрәнделәр.

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале 2004 елда үз эшен башлап җибәргән. 15 ел эчендә бу фестивальдә бөтен дөнья татарлары катнашкан.

“Балаларга – бертигез мөмкинлекләр” проекты кысаларында Татарстан Республикасында Халык фронты активистлары “Изге кешеләр лигасы” хәйрия фонды, “Экология Поволжья” предприятиеләре төркеме белән берлектә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән “Макулатура җый – балаларга ярдәм ит!” хәйрия экология акциясе оештырган иде.

17 майда “Җидегән чишмә” Арча халык театры Буада үткән милли театрларның өченче Халыкара фестивалендә катнашып кайтты.

Узган атнада Пөшәңгәрдә “Төньяк балкышы” районара шашка ярышлары булды. Анда Арча, Балтач районнарыннан 7 команда (Пөшәңгәрнең үзеннән ике команда, Апаз, Хәсәншәех, Сәрдәбаш, Кенәбаш, Ашытбаш командалары) – барлыгы 35 бала катнашты.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 22нче маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында мәктәп укучыларының Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне, призерларны һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү узды.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

22 майда Арча Укучылар сарае Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә укучылар арасында "Балачакның барлык төсләре" дигән исем астында асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр.

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International