27 нче октябрь көнне көрәшчеләребез 2018-19 нчы уку елы сезонын ачты. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә корәш буенча 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, ДОСААФ призына, Арча районы беренчелеге үткәрелде. Ярышны тантаналы ачуда Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Мухамадияров Рамил Данил улы, Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсил улы, Арча районы көрәш федерациясе җитәкчесе Алеев Ринат Заһит улы, ярышыбызның иганәчесе, Арча ДОСААФы җитәкчесе Алеев Рөстәм Ринат улы катнашты.
28 октябрь көнне “Арча-Арена” боз сараенда 2010 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы хоккей федерациясе призларына фестиваль булып узды.
Фестивальда 8 районнан, 10 хоккей командалары катнашты: Арча, Кукмара, Апас, Чистай, Буа, Питрәч, Биектау, Саба районнары. Ярышның төп максаты балаларга бәйрәм бүләк итү иде. Хәр команда үзара 5шәр уен үткәрде. 1 урынны Арчалылар яулады, 2 нче булып Биек Тау калды. Барлык командаларда Федераөия тарафыннан медальләр белән бүләкләнде.
Уку елы башыннан МБГБУ “Арча өченче башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы” “Экологик ГТО” проектын тормышка ашыру өстендә эшли башлады.
Бу көннәрдә умартачылар бер-берсе белән очрашса: “Ничек, варроатозга каршы эшкәрттеңме?” – дип сорыйлар. Безнең ата-бабаларыбыз мондый афәтне белмәгән дә бит.
“Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев алдан ук: “24 октябрьне тулысы белән Сәләй ага Вагыйзовка һәм Рәмзия апа Вәлитовага багышлыйбыз, килми калмагыз”, – дип әйтеп куйды.
Бу дөньяда берәүнең дә язмышы кабатланмый. Кайберәүләр ялгыз булып та аны сизмичә гомер итә, икенчеләре парлы тормышта, балалары янәшәсендә дә үзен ялгыз итеп тоя.
Урта Курса авылында яшәүче Фәһимә Хөснетдиновага 90 яшь тулды.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсенә, ягъни паспорт өстәленә кайчан карама озын чират була торган иде. Аптырарлык хәл: соңгы вакытта ул бетте. Сәбәбе нидә?
Яңа гына, газетабызның 19 октябрь санында, халык соравы буенча “Газ җиһазларына – техник хезмәт” дигән язма бастырдык. Газетаны алуга безгә шалтыраттылар. “Сез газетада төтен юллыкларын һәм җилләтү каналларын лицензиясе булган махсус оешмалар тикшерә. Үз йорты белән яшәүчеләр аны үзләре тикшертергә тиеш, дип язып чыктыгыз. Нинди оешмалар тикшерә икән аны? Түбә башына кем менә? Шул турыда язып чыга алмассызмы икән”, – дип сорыйлар.
Бер әңгәмә вакытында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Бөек Ватан сугышында, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның каберенә таш куйдырту, читтә җирләнеп калган хәрбиләрнең каберенә бару чыгымнарын каплау кебек сораулар белән хәрби комиссариатка мөрәҗәгатьләрнең ешаюы турында әйткән иде. Бу мәсьәлә белән хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Резеда Вәлиева шөгыльләнә. Сораулар җавап рухындагы мәгълүмат газета укучыларыбызга да файдалы булыр дип, аның белән әңгәмә кордык, чөнки бу районыбызда күп гаиләләргә кагыла.