ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

2016 ел йомгаклары буенча Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе Татарстанның ветеринария хезмәтләре арасында беренче урынны алды. Ветеринар хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Арчада Сабантуй үткәрелде. Анда Россия Федерациясе Ветеринария департаменты җитәкчесе Владимир Шевкопляс, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Утырышта районда балалар һәм яшүсмерләр спортының торышы һәм үсеше турындагы мәсьәлә каралды.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, районның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Лиана Калинина, басуга барып, яхшы эшләгән яшь комбайнчыларга Диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.

Лесхоз бистәсендә киң күңелле гаилә яши. Биредә инде 12 елдан артык ике кодагый балалары тәрбиясендә дус-тату, булганына шөкер итеп, тормышларыннан канәгать булып гомер кичерә. Кодагыйларның берсе — Мәүлиха Закирҗановага 90 яшь тулган көнне безгә дә бу йортта кунак булу насыйп булды.

Вакыт узу белән районда күп нәрсәләр үзгәрде, әмма исеме “Ватан” булган хуҗалык һәм аның баш агрономы Габдрәис Рамазанов кына үзгәрмәде. Аның хезмәт кенәгәсен карап утырам, 1976 елдан 1981 елга кадәр авыл хуҗалыгы институтында укыган һәм 1981 елның гыйнвар ае башыннан Арча районының “Ватан” совхозына баш агроном булып билгеләнә. Аның хезмәт кенәгәсендә башка язу юк.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  28 августында  Биектау стадионында  футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.  Арча яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Торнадо” командасы  (тренеры Насыйбуллин Ренат Рашшатович) беренче урынны яулады. Чемпион спортчыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 27 нче август көнне Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше үткәргән иң яхшы гаиләләр белән очрашуда Арча районыннан күп балалы Рамил һәм Әлфира Гарифуллиннар гаиләсе катнаша


24
август, 2018 ел
җомга

Моннан шактый еллар элек Алан авылына беренче тапкыр барып чыккан танышым: “Анда хатын-кызлар урман кисә, ирләр терлек карый, урамнары ямь-яшел үлән, анда машиналар кертмиләр”, – дип шаккатып сөйләгән иде.

Узган атнада акциягә бәйле чаралар берьюлы берничә мәктәптә узды.

Курск җирендә 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр хәлиткеч бәрелешләр була. Утлы дугада фашистларны тар-мар итү совет армиясенә Берлинга юл ача. Курск өлкәсе губернаторы Александр Михайлов Курск сугышында катнашкан ветераннарга Котлау открыткалары юллый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International