ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Узган якшәмбедә Казанбаш плотинасына “Фәйзуллин йөзүләре”нә барырга кирәк, дигәч, аптырап калдым. Һәр ел җәйнең иң кызу вакытында шундый чара оештырылганын белә идем. Гадәттә ул Казанда Аккош күлендә узды. Ә бу юлы Арчага килергә булганнармы? Шундый икеләнүле уйлар белән Казанбаш плотинасы ягына юл алдым.

30 июльдә Арча Боз сараенда авыл хоккей командаларында уйнаучылар өчен уку–өйрәнүләр башланып китте.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул балаларга уңышлар теләде, киләчәктә авыл җирлекләрендә спортның бу төрен киңрәк җәелдерергә, мәктәп янындагы мәйданчыкларны буш тотмыйча, хоккей уйнарга, үзара да, мәктәпләр арасында да ярышлар оештырырга чакырды.

Беркөн бакчада эшләп йөргәндә кич буе Җиңү паркы ягыннан музыка, җыр тавышы яңгырап торды. Барысы да без яшь чактагы, 80нче, 90нчы елгы хитлар. Рус телендә, берничә татарча җыр да ишетелде. “Бу ни булыр икән? Бернинди чара турында да ишетмәгән идем”, – дип уйлап куйдым әле. Соңрак улым кайтып анда рок–төркем чыгыш ясавы, искиткеч матур концерт күрсәтүләре турында әйтте. Кемнәр булыр бу?


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 28 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә республикада игеннәрне урып–җыюның барышы белән таныштырды.

Арчада калфаклар, милли киемнәрдән бик күп хатын–кыз күреп аптырап та калучылар булгандыр. Әйе, безгә 7 чит илдән (Австралия, Швеция, Бельгия, Болгариядән һ.б.дан да бар), 26 Россия Федерациясе төбәгеннән (бер ханым Көньяк Сахалиннан ук килгән, Новосибирск, Сургут, Сарытау һәм башкалар), Татарстанның 28 районыннан 147 кеше килгән иде. 25–27 июльдә Арчада Бөтендөнья татар хатын–кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы булды. Ул “Татар язучылары әсәрләрендә милли йолалар, гореф–гадәтләр һәм аларның бүгенге көндә кулланылышы” дигән исем белән үтте.

27 июльдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Әлфия Җәләлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Өйгә керү белән тәрәзә каршында урам ягына карап утырган кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле Нургали абыйга күз төште һәм тәннәр чымырдап куйды. Ни күзәтә икән ул? Әллә без киләсен белеп зарыгып көттеме, я булмаса үткәннәрен исенә төшердеме? Гомер буе дөнья җимертеп эшләп йөргән кешегә бер урында утыру җиңел түгел шул. Колак ишетми, күзләре дә сөбханалла гына. Эх, картлык... Ярый әле янында үзе өчен җан атып торган кызы Дамира, кияве бар.


27
июль, 2018 ел
җомга

Россия авыл хуҗалыгы  үзәге филиалының Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин һәр көн диярлек басуларда, бу өлкәдә иң мәгълүматлы белгеч.

– Кындырак өлгерде, – ди ул. – “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре аны урырга кереште инде. Уңышы әйбәт булачак. “Игенче” хуҗалыгында игеннәрнең торышы яхшы. Технологияне кулланып үзләре планлаштырылган уңышка эшлиләр. Арыш барлык хуҗалыкларда да әйбәт уңыш бирәчәк. “Память Кунакбаева” сорты аеруча уңды.

Күлтәстә туып–үскән Гарәфетдин абый соңгы ике елда авылга җәйләрен генә кайта, кышларны Казанда кызында үткәрә. Туган авылыннан сугышка бәйле чорда – 1944 елдан 1949 елга кадәр аерылырга туры килгән аңа. Хәзерге аерылу яшенә бәйле – быел унынчы дистәне ваклый башлады ул. Алтмыш елдан артык бергә гомер иткән Рәисәсен юксына.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 25 июльдә Арча шәһәрендә яшәүче Гадения Фәтхрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International